Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кеше хокукларын яклаучы хокук яклаучыны якламый


Русиянең кеше хокуклары өчен хәрәкәте башы Лев Пономарев Башкортстан хокукчыларына мөрәҗәгать белән чыкты.

Ул Башкортстанның кеше һәм гражданнар хокуклары өчен хәрәкәте башы Рәис Дәүләткуҗинның хөкем ителүе уңаеннан. Мөрәҗәгатьтә кеше хокуклары өчен хәрәкәтенең Башкортстан бүлекчәсе эшчәнлеге турында сүз бара. Аңа караганда, оешма 2003нче елда оешкан, аңа Бикбулатов һәм Дәүләткуҗиннар җитәкчелек иткән.

“Благовещен вакыйгаларыннан соң милициядән зыян күрүчеләрне бу икәү гаризаларын кире алырга үгетләгән. Моның өчен акча ышандырганнар. Шуннан соң алар Русиянең кеше хокуклары өчен оешмасыннан китеп, үзләренең аерым оешмасын төзегән. Ул - Башкортстанның кеше һәм гражданнар хокуклары өчен оешмасы дип аталды.

Бу оешма Бикбулатов-Дәүләткуҗин мәфәгатьләре өчен эшләде. Шуңа күрә без аны яклауны кирәк дип тапмыйбыз”. Пономаревның мөрәҗәгатендә әнә шулар хакында әйтелгән. Анда 8 елга хөкем ителү күбрәк диелгән.
XS
SM
MD
LG