Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 19:13

Радий Хәбировка Башкорт дәүләт университетында ришвәт алганы өчен җинаять эше кузгатылган иде. Ул 5 мең долларга диплом сатуда гаепләнде.

Башкортстан президентының элекке башы Радий Хәбировка Башкорт дәүләт университетының хокук факультеты җитәкчесе булган елларда ришвәт алганы өчен дип җинаять эше кузгатылган иде. Ул берәүгә 5 мең долларга диплом сатуда гаепләнде. Әлеге җинаять эшен япканнар.

Дөрес, республиканың мәгълүмат чаралары бу турыда хәбәр бирми. “Бердәм Русия” фиркасенең үзәк комитеты рәисе Андрей Воробьев: “Бу шулай булырга тиеш иде”, дип белдергән. Җирле матбугат Радий Хәбировның мутлыклары бик күп дип хәбәр итсә дә, аңа башка җинаять эше ачылмаган. Бәйсез мәгълүмат чаралары моны “Рәхимовның яңагына сугу”, дип бәяли.

XS
SM
MD
LG