Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:33

Русия Дәүләт Думасы чит илдән күченеп кайтырга теләүчеләргә ил ватандашлыгын бирүне җиңеләйтмәкче. Ләкин белгечләр моңа карап кына Русиягә кайтучылар артачагына шикләнә.

Узган ел эшли башлаган - Русиягә чит илдән күченеп кайтуга ярдәм итү программасы нәтиҗәләре дә шуны күрсәтә. Махсус программа кысаларында, 2007 елны 50 мең кешенең бөтенләйгә Русиягә күченеп кайтуы фаразаланса, чынлыкта ул сан – 2 мең 200 кеше генә булды. Быел исә 100мең кеше кайтыр дип көтелде.

Әлеге программа булдырылгач чит илдән шактый гына татарлар да Татарстанга күчәр дигән сүзләр йөргән иде. Әмма әлегә бу чынга ашмады. 90нчы елларда да дәүләт программасына ышанып кайткан милләттәшләр әле бүген дә җафа чигә. Хәзер кабул ителгән программада да күп нечкәлекләр искә алынмаганын әйтә белгечләр. Аеруча да Русия төбәкләрендәге җирле җитәкчеләрнең эш урыннары бар дип хисап биреп тә, чынлыкта күченеп кайтучыларның коры тагарак алдында калуы шактый таралган.

Ләкин Русия җитәкчелеген бу нечкәлекләр әлләни кызыксындырмый булса кирәк. Алар төрле юллар белән Русиягә кешеләрне кире кайтаруны максат итә. Мисал өчен, хәзер Русиягә кайтып урнашканнар өчен ватандашлык бирүне җиңеләйтү күздә тотыла. Һәм Дәүләт Думасы депутаталары бу максатларны үз алдына алган канун проектын инде икенче укылышта тикшерде. Әгәр ул канун кабул ителсә, Русиягә күченүгә ярдәм итү программасы кысаларында, чит илдән кайтканнар тиз арада Русия ватандашлыгына ия булачак. Чөнки хәзер ватандашлык алу өчен инде Русиядә даими рәвештә 5 ел яшәү, урыс телен белү һәм тормыш итү өчен кануни керемнәрең булу мәҗбүри.

Соңгы вакытта Русия чит илгә күченеп киткән кешеләрне кайтару һәм гомумән илгә яңа кешеләрне китерү өчен зур тырышлык куя. Русия паспортлары Көньяк Осетия белән Абхазиядә таратылган иде, шулай ук Русиянең Симферопольдәге генераль консуллыгы да Кырымдагы урыс телле кешеләргә үз паспортларын тарата дигән хәбәрләр йөри.

XS
SM
MD
LG