Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гаугалы тарих дәреслеге тарала башлады


Дәреслекләр күп, кайсын сайларга
Дәреслекләр күп, кайсын сайларга

Укытучылар, галимнәр каршы булган Даниловның “Русия тарихы. 1945-2008” Татарстанга килеп җитмәгән әле. Әмма Русиянең күп төбәкләре алдырырга теләк белдергән.

Чулпан Мирзаһитова галим Загладинның “Русия тарихы” дигән китабын әле күптән түгел генә кулына алган. 18 гимназиядә башка милләт балалары да укыганга ул әлеге китапның татар телендәгесен дә, урыс телендәгесен дә кул астында тота. “Татарчасы өйдә әлегә, план төзергә дип алып кайткан идем”,- ди ул. Тулысынча эчтәлеге белән дә танышып чыгарга да өлгермәгән. Моңа кадәр Чулпан “Русия тарихын” Павленконыкыннан укыткан. Ә Загладинныкына килгәндә исә: “Августта конференция булды. Шушы китапның авторлары белән очраштылар. Алар әйтүенчә, бу дәреслек бар яктан да иң яхшы дип санала”,- ди Мирзаһитова.
Чулпан Мирзаһитова
Дәреслекләр күп. Татарстан мәгариф министрлыгы өстән һәр сыйныфка 6-7 дәреслек төшергән. Шулай да тәкъдим ителгәннән баш тарта алмый гади укытучы. “Безгә бер китап бирәләр дә шуның белән генә шөгыльләнәбез дип мин әйтмәс идем. Китаптан башка бик күп мәгълүмат эзлибез. Интернеттан булсын, газета-журналлардан”.
Мәгълүмат дигәннән, кытлык юк аңа. Яңа уку елы башланып беренче тарих дәресенә килеп керүгә үк сүз Грузия-Русия-Көньяк Осетия низагы турында булган. “Безнең укучылар бу низагка беренче чиратта кешелек ягыннан карадылар. Русияне бит инде пычратырга теләделәр. Менә алар инде бу очракта Русия үзен иң дөрес һәм үзенең сүзендә тора торган дәүләт буларак үзен күрсәтте дип әйтәләр. Осетиягә булышу горурлык хисе тудыра аларда. Алар интернетта шулкадәр күп дөрес булмаган мәгълүмат бирелгән дип әйтәләр. 1 каналдан Осетиянең шушы проблемасына багышланган телетапшыру булды. Аларны аны бөтенесе дә карап менә шуларны чагыштырдылар инде дәрес вакытында”.
Чулпан Мирзаһитованың тел төбеннән аңлашылганча, Русиядәге яшьүсмер интернетка караганда дәүләт каналларында бирелгән мәгълүматка күбрәк ышана булып чыга. Башка бәйсез каналлар биргән хәбәрләр монда бөтенләй килеп җитми, ди укытучы. Аларның үз фатирларында “Культура” каналы күрсәтми икән. Шулай булгач, “EURONEWS” хәбәрләре белән дә таныш түгел ул.
Загладин дәреслеге
Татарстан мәктәпләре яңа гына укыта башлаган Загладинның “Русия тарихы” дәреслегендә милли республикалар турында ләм-мим. Бөек Русия, Бөек Мәскәү кнәзлеге дигән сүзләр дә еш очрый. Асылында илнең бербөтенлеген сеңдерү, башкаларны күрергә теләмәү ята. Һәм шушы әйбер ипләп кенә укучының баш миенә тукыла бара, күрәсең.
“Без монда күрмәгән нәрсәләрне, яисә күрергә теләгән мәгълүматны Татарстан тарихыннан алабыз. Аның өчен безгә сәгатьләр бирелгән. Татарстан тарихы безнең һәр сыйныфта атнага бер тапкыр ел буена”,- ди Чулпан Мирзаһитова. Бу сәгатьләр дә әлегә кыл очында. Русия мәгарифендә милли-төбәк компоненты кабат кануныйлашмаса киләсе уку елына Мәскәү күрсәтмәсе белән алып атылырга да мөмкин.
Загладин дәреслегенең бер бите
Укытучы сүзләренчә, укучылар тарих дәреслегендәге һәр шәхескә һәм вакыйгага битараф түгел. Сталин чорларын үткән вакытта: “Апа ничек уйлыйсыз, гади халыкка зыян салганмы ул, әллә тәртип урнаштырганмы?” дигән сорау бирүчеләр дә булган.
“Ул бик начар, шулай бит инде. Кем белә, безнең шул ук кешеләр фәндә, медицинада эшләсәләр, галимнәр, җырчылар, рәссамнар, язучылар исән булса, бәлки, безнең илебез бөтенләй икенче төрле булган булыр иде. Минемчә, ул- начар. Бер кеше дә икенче берәүнең гомерен өзәргә хокуклы түгел. Чөнки җанны Аллаһы тәгалә биргән. Һәм шуңа күрә ул гөнаһлы эш”. Загладинның бу дәреслегендә әлеге шәхескә багышланган бүлек “Сталин һәм СССРдагы сәяси террор” дип атала.
Мәскәү бу көннәрдә икенче бер дәреслек тирәсендә шау-шу бетә. Белгечләр анда Сталин “мәрхәмәтле бабай” итеп сүрәтләргән ди. Русия башкаласының китап кибете киштәләрендә 8 сентябрь көнне генә сатуга чыга башлаган сугыштан соңгы Русия тарихын яктырткан китапта “Русия тарихына Сталин нинди йогынты ясаган?” дигән сорау да куелган. Һәм шунда ук 2006 елда җәмәгатьчелек фикере вакыфы тикшеренүләренең нәтиҗәсе дә китерелә. Анда үз фикерләрен әйткәннәрнең 47%-ы уңай йогынты ясаган, ә 29%-ы тискәре дигән саннар китерелә.
Бу китапны кулларына алып укып караганнар хәзерге Русиядәге губернатор сайлау тәртибенең үзгәреше турындагы аңлатмалар белән дә килешми. Данилов, Уткина һәм Филлипова редакциясендә чыккан “1945-2008 елларда Русия тарихы” дигән дәреслектә бу хакта болай дип язылган. “Халык фикерен белешкәннән соң шуны күрсәтә: төбәк башлыклары һәм президент эшенә бәя бирү бер-берсе белән бәйләнгән. Халык губернаторларны сайлап кую булуга кармастан, төбәк хакимияте эшчәнлеге өчен җаваплылыкны Үзәккә йөкләде. Хәзер исә президент бу җаваплылыкны рәсми рәвештә үз өстенә алды”, диелгән. Белгечләр мондый аңлатма дөреслеккә туры килми дип белдерә.
ЮКОС турындагы фикер дә күп сораулар тудырырга мөмкин. Дәреслектә “ЮКОС эше олигархларның Русия дәүләтен үз контрольлегенә алу хыялларын тулысынча юкка чыгарды”,- диелгән.
Мәскәү департаментында мәгариф буенча җаваплы Вера Миткина бу гаугалы дәреслек турында яңалык һәрвакытта авыр кабул ителә дип белдергән. Һәм аның сүзләренчә, китапны язганда Русия фәннәр академиясе һәм Русия мәгариф академиясе белгечләре дә үз киңәшләре белән чыккан икән. Русиянең яңа тарихы Путин президент булган вакытта аның күрсәтмәсе белән язылды дигән сүзләрне ишеткәләргә туры килде. Хәзер исә мәскәүлеләр арасында хөкүмәт башлыгы күрсәтмәсе белән укытылачак инде ул дигән сүзләр дә йөри икән.
Әмма Русиядәге бик күпләгән тарих укытучылары бу дәреслекне хупламый дип белдерә “Новая газета”. Август киңәшмәсендә тарих укытучыларына Мәскәү департаменты нәкъ менә шушы китапны мактап-мактап тәкъдим иткән. Мәскәүдәге “Мәгариф” нәшрияте белдерүенчә, Русиянең бик күп төбәкләре бу китапны алдырырга теләп мөрәҗәгать иткән инде.
Казанның 18 гимназиясендә тарих укытучы Чулпан Мирзаһитова бу китап турында ишеткән. Киләсе уку елына Татарстанга да килеп җитәргә бик мөмкин дип белдерә ул. Ә инде мәктәп коллективының теге яки бу дәреслекне сайлау хокукы булуына килгәндә исә, ул ачыктан-ачык әйтте.
“Бу тема бик актуаль булып санала. Чөнки бүгенге көндә татар гимназияләрен бар яклап кысу карала бит. Август киңәшмәсендә шушы китаплар турында күп сүз булды. Нинди китап белән шөгыльләнергә, баларга ничек тулы белем бирергә һәм гомүмән алганда ул укытучы өчен дә, укучы өчен дә уңайлы булуы турында”.
XS
SM
MD
LG