Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Киев белән аралар бозылуга борчыла


Русия тышкы эшләр министрлыгы Мәскәү белән Киев арасындагы мөнәсәбәтләрнең начараюына борчылу белдерә. Соңгы вакытта Украина җитәкчелеге сәясәтен дуслык белән бәйләп булмый, диелә тышкы эшләр министрлыгы белдерүендә. Мисал итеп Мәскәү Украинаның низаг вакытында Грузияне яклавын китерә. Ә рәсми Киевның НАТОга керергә теләве украин халкының теләгенә туры килми дип аңлатма бирә.
XS
SM
MD
LG