Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 16:57

Пакыстандагы бәрелешләрдә 18 сугышчы үтерелде


Хар - Пакыстан рәсмиләре бүген Әфганстан чигенә якын кабилә җирләрендә танк һәм сугыш очкычлары ярдәмендә алып барылган хәрби чараларда, 18 гыйсьянчы сугышчының үтерелүен белдерде. Пакыстан хәрби көчләре соңгы атналарда Баҗаурдагы кабилә җирләренә яшеренгән сугышчылар яшәгән урыннарга һөҗүмен арттырды. Чаралар вакытында 600 сугышчы үтерелде, 260 мең кеше кулга алынды. Кичә Әфган чигенә якын Баҗаурдагы хәрби чара да шулай ук 22 сугышчы үтерелгән иде.

Талибан сугышчыларының шулай ук һөҗүмнәр дәвам иткән кабилә җирендә хакимият тарафлы 3 кабилә башлыгын шпионлыкта гаепләп үтерелүе хәбәр ителә.

XS
SM
MD
LG