Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 21:27

Сишәмбе “Казан Ярминкәсе”ндә 15 халыкара “Нефть, газ һәм нефтехимия” күргәзмәсе ачылды. Анда республикада тагын 3 миллиард тонна нефть чыгару мөмкинлеге бар диелде.

Премьер-министр сүзләренә караганда, татарстанлыларга хәзер төп игътибарны нефтехимия һәм авыр нефть, ягъни битумга юнәлдерергә кирәк. Чөнки Татарстанның нефть байлыклары иртәме, соңмы кимиячәк. Шулай ук бу көннәрдә республикада нефть табу эшләренең киләчәген өйрәнү максатыннан халыкара конференция дә үтте.
Еш кына белгечләр сәнәгать өлкәсенә кагылган төрле җыелышларда республикада нефтьтән соңгы тормыш турында уйлана. Татарстанда күпме нефть калган? Бу турыда да саннар һәрвакыт төрле. Соңгы конференциядә исә, республикада тагын 3 миллиард тонна нефть чыгару мөмкинлеге бар диелә. Бу фикерне Татарстан фәннәр академиясе әгъзасы, КДУ профессоры Ринат Мөслимов әйтте. Әмма моның кадәр кара алтын чыгарыр өчен технологияләрне яңарту зарури, ди ул. “Татнефть” ширкәтенең баш геологы Рәис Хисамов исә, Татарстанда битум күп, ләкин аны гадәти нефтьне чыгаруга караганда күпкә авыр, ди. Шуңа күрә ул бу эш белән шөгыльләнүче ширкәтләргә салымны киметүне сорый.
Күргәзмәнең төп оештыручысы “Татнефть” булу сәбәпле, биредә күбрәк әлеге ширкәтнең эшләнмәләре тәкъдим ителде. Моннан тыш бу чарада “Транснефть”, “Казаньоргсинтез”, “Нижнекамскнефтехим” һәм башка ширкәтләр дә катнашты. Оештыручылар әйтүенчә, аларның саны 220 җитә.
Соңгы елларда әлеге күргәзмә, Русия һәм чит илләрдә нефть белән шөгыльләнүче ширкәтләрне җыючы төп чаралардан санала.

XS
SM
MD
LG