Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:40

Хельсинки комиссиясендә Русиянең "каты кул сәясәтенә" багышланган тыңлаулар үтте. Белгечләр моңа каршы нинди чаралар күреп булуын тикшерде.

АКШның Хельсинки комиссиясендә бу елда иң әһәмиятле тыңлаулар дип аталган бу җыелышта сөйләшү нигездә Русиянең Грузиягә басып керүе һәм моның Русия-Кушма Штатлар мөнәсәбәтләренә ничек тәэсир итәчәге турында барды.

Эш кемнедер яратуда түгел

Сөйләшү барышында шул ачыкланды: Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Кушма Штатлар дәүләт секретаре Кондолиза Райска Мәскәүнең Грузиягә гаскәр кертеп президент Саакашвили хөкүмәтен бәреп төшерү нияте турында әйткән булган. Бу хакта дәүләт секретаренең Европа һәм Евразия эшләрендә ярдәмчесе урынбасары Мэтью Брайза хәбәр итте.

Мэтью Брайза
Брайза сүзләренчә, Кушма Штатлар моңа юл куя алмый. Эш Саакашвилине ярату-яратмауда түгел. Вашингтонның аңа карата аерым мөнәсәбәте юк. Эш башкада – ул демократик рәвештә сайланган президент. Грузия халкы, хәттә оппозиция җитәкчеләре хәзер аның тирәсенә туплана.

"Ачыкча әйтәм, без Грузиянең һәр демократик сайланган хөкүмәтен хуплыйбыз. Һәр. – диде Брайза. – Без кемнедер яратырга, кемнедер яратмаска булдырабыз. Моның әһәмияте юк. Грузия халкы кемне сайлаган – шул мөһим."

Тагын кемгә куркыныч яный

Демократ сенатор Бен Кардин, Русиянең Грузиягә басып керүе аның "каты кул сәясәтенә" күчүен аңлатамы, башка илләргә, мисал өчен, Украинага куркыныч яныймы, дигән сорау бирде.

Бен Кардин, Хельсинки комиссиясе рәистәше
Брайза сүзләренчә, Украинада хәзер "бар күзләр Кырымга төбәлгән". Узган айда анда яшәгән урысларга ашыгыч рәвештә Русия паспортлары өләшенгән. Заманында Хрущев Кырымны Украинага биреп хата эшләгән, дигән фикер алга сөрелә. Бу сүзләр коры шапырыну булса бер хәл.

Булмаса, Кушма Штатлар Русиягә каршы нәрсә эшли ала, дигән сорауга Брайза, Русия үз гамәлләре өчен болай да югары бәя түләде, диде. Грузиягә басып керү нәтиҗәсендә Русия $20 миллиард инвестицияләр югалткан. Бу үзе генә дә бик зур зыян.

"Әлбәттә башка төрле чаралар да күреп була, шул ук икътисад өлкәсендә. – диде Брайза. – Ләкин безнең бармак янап куркытасы, күперләр яндырасы килми. Без Русия бу юлдан баруның артык кыймәткә төшәсен үзе аңлар дип өметләнәбез."

Алга таба начаррак булачак

Хельсинки комиссиясе тыңлауларында Татарстан бәйсезлегенә өмет саклаган американ белгече Пол Гобл да катнашты. Грузиядә булган хәлләрне ул күптән көтелгән һәм башка элекке совет җирләрендә дә кабатлана алган фаҗига дип атады.

Пол Гобл
"Эш шунда ки, совет чорындагы чикләр киеренкелек тудыру һәм авторитаризмны аклау нияте белән булдырылган. – диде Гобл. – 1991 елда Кушма Штатлар авторитаризмның бетүен хуплады, ләкин берүк вакытта чикләрнең беркайчан да үзгәртелмиячәген әйтте. Бу проблемны кичектерү булды, алга таба тагы да яманрак булачак."

Гобл сүзләренчә, бар Евразия буйлап милли азчылыклар үзләре теләмәгән чикләрдә кысылып яши, шуңа күрә киеренкелек арта барачак.

Гобл американ канунчыларына тышкы сәясәттә өч яңа принцип алырга тәкъдим итте:

1. Көч белән үзгәртелгән чикләрне танымаска

2. Күбрәк белгечләр булдырып, элекке совет халыклары белән бәйләнешне көчәйтергә

3. Кушма Штатлар халыкларның үзбилгеләнү хокукын тануы турында кабат белдерергә тиеш

Сугыш 7 августка кадәр башланган

Хельсинки комиссиясе тыңлауларына Русия һәм Грузия вәкилләре дә чакырылган иде. Русия вәкиле катнашудан баш тарткан. Грузия ягыннан парламент рәисе Давид Бакрадзе катнашты.

Давид Бакрадзе
Бакрадзе, Грузиядә булган хәлләргә бер кечкенә илнең язмышы итеп кенә түгел, киңрәк карарга чакырды. Аның сүзләренчә, Русия Грузиягә басып кереп, Европа иминлегенең нигезен бозган.

Бакрадзе Русияне Грузиядән гаскәрен чыгармауда, үзе имзалаган килешүне үтәмәүдә гаепләде. Көнбатыш илләре мондый ил белән ничек хезмәттәшлек итә ала, дип сорады ул.

Ни өчен Грузия Кушма Штатларның киңәшен тотмыйча, провакациягә бирелде, Русия белән сугышка керде, дигән сорауга, Бакрадзе, бу провакацияләр инде шул дәрәҗәгә читкән иде, Грузиянең җавап бирүдән башка чарасы юк иде, иде.

Моңа дәлил итеп ул Русия танкларының 7 августка кадәр үк Роки туннеле аша Грузиягә керүен әйтте. Грузия вәкиле сүзләренчә, аларның моңа җитәрлек дәлиле бар.

XS
SM
MD
LG