Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 06:12

Читкә иң күп газ кудыручы Русиянең Газпром ширкәте үз мәнфәгатьләрен алга сөрү өчен Европаны кулланмакчы. Ләкин белгечләр Газпромның үз хәле дә мактанырлык түгел, ди.

Газпром дөньяда иң өре ширкәт булудан тыш, газга бәяләр һаман зур тизлек белән арту сәбәпле, ул иң бай оешма да булып тора. Ширкәтнең 50% хиссәләре Русия хөкүмәте кулында булу сәбәпле, Европа берлеген бу бераз куркуга да сала. Чөнки соңгы вакытта, Русия белән алып барылган бәхәсләр, Газпромның Европага газ кудыруын туктатырга яки киметергә мөмкин дип фаразлаучылар бар. Грузия низагыннан соң, кайбер Европа илләре Русинең Грузиягә басып керүен тәнкыйтьләп, аңа җаза бирергә кирәк дип белдерә. Шул ук вакытта алар Русия газына нык бәйле булын аңлый. Ә тиздән салкын кыш җитә.

Ләкин Газпром шул кадәр үк көчле ширкәт дип уйлаучыларга каршы Оксфорд институтының энергетика тикшеренүләр үзәге вәкиле һәм “Русиядә газ һәм Газпром киләчәге” китабын язучы Джоназан Стерн:

“Бу зур система. Һәм 1970-80 елларда бик үк яхшы булмаган совет технологияcе нигезендә ашык-пошык төзелгән әлеге система инде искерә. Димәк хәзер ул тиз арада яңага алмаштырылырга тиеш була. Минем уйлавымча, аны алмаштыру өчен елына 5-10 миллион доллар чыгымнар кирәк”, ди.

Стерн фикеренчә, Русия инде үз иленә тулаем газ үткәрсә дә ул шактый еллар табыш китермәгән.

“Эчке базарны тәэмин итү 2000 елның уртасына кадәр зыянга булды. Ә 2006 елдан алар инде бу базарда да акча эшли башлады дип уйларга кирәк. Һәм керемнәр якын киләчәктә артачак, чөнки бәяләр елына уртача 25% күтәрелә”, ди белгеч.

Газпром үзенең өчтән ике өлеш газын бүген эчке базар өчен тотса, калганын читкә кудыра. Һәм бу ширкәткә шактый зур акчалар китерә.

“Хәзерге вакытта Газпром барлык табылган газның 30-40% тирәсен Европа һәм Төркиягә җибәрә кебек күренә”, ди Эдинбургта урнашкан БДБ илләрендә нефть һәм газ күзәтүчесе Женифер Делай.

Европа берлегенең төрле илләренә Русия төрле күләмдә газ кудыра. Әгәр Бельгия барлык читкә китә торган газның 1,6% гына алса, Германия 40%. Шул ук вакытта тулаем Русия ширкәтенә генә карап торган илләр дә бар. Һәм шул сәбәпле, Русия җитәкчелеге моны үз файдасында кулланмакчы.

“Газпром Европага никадәр кирәк булса, Газпромга да Европа шул кадәр кирәк. Миңа калса, Газпром кеременең 60% Европага сатылган газдан тора. Һәм моны югалтып ширкәт үзенә бик зур зыян салыр иде”, дигән фикердә тора Делай.

Ә Кембридж университеты профекссоры Пиер Ноел исә Газпром инде якын киләчәктә барлык Европа ихтыяҗларын канәгатьләдереп бетерә алмыячак дип саный. Һәм ул күбрәк Үзәк Азия газына өметләнә.

“Минем уйлавымча, якын 5 елда, аеруча да 2011 елдан башлап бу Газпром өчен иң авыр вакытлар булачак. Чөнки инде 30 еллап газ табылган җирдә ул кими, ә яңа урыннарда газ табу катлаулы. Шуңа инде 2010 елдан газ белән бәйле хәлләр авырлаша башлаячак”, ди Стерн.

Ул хәзер газ алу сәбәпле, Европа Мәскәү белән сәяси мәсьәләләрдә килешергә тиеш булса, инде якын киләчәктә Русиянең Европа ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмавы сәбәпле, хәлләр шактый үзгәрәчәк дип саный.

Әгәр соңгы вакытта Русиянең Украина һәм Белорус белән киеренкелеге сәбәпле Европаның кайбер өлешенә газ китү кимеп торса да, чынлыкта Көнбатыш белгечләре 40 ел эчендә Газпром, ягъни Советлар берлеге заманында нефть һәм газ министрлыгы Европа өчен бик ышанычлы партнер булуын искәртә.

XS
SM
MD
LG