Accessibility links

Төрек ширкәте аңлатмадан әлегә баш тарта


Кекин йорты Казандагы иң матур биналарның берсе
Кекин йорты Казандагы иң матур биналарның берсе

Казандагы төзелеш эшләре белән шөгыльләнүче Төркиянең “Одак” ширкәтенең башкарма мөдире ришвәт биргәндә тотылган.

“Одак” ширкәтеннән бу хәлгә аңлатмалар бирүдән баш тарттылар. “Безнең җитәкчеләр төзелә торган урыннарда”, дигән сүздән гайре җавап булмады.
Татарстан эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте белдерүенчә, август аенда Төркиядән килгән 11 төзүченең рөхсәт кәгазе булмаган. Төзүчеләр яшәгән тулай торакны тикшергән вакытта бу хәл ачыкланган. Мондый канун бозу өчен ширкәт җитәкчесенә кимендә 5 миллион сум штраф яный.
Эшне зурга җибәрмәс өчен башкарма мөдир 200 мең сум ришвәт тәкъдим иткән. Әмма, матбугат хезмәте белдерүенчә, тикшерүче түрәләр бу ришвәттән баш тартуга карамастан, башкарма мөдир “үзенекен итергә” теләгән. Федераль миграция хезмәте икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсенә мөрәҗәгать итә.
5 сентябрь көнне ришвәтне тапшырган вакытта Төркия ватандашы тоткарлана. Ул сак астына алынган. Җинаять эше кузгатылган.
Кайберәүләр бу хәлне “меңгә бер очрак” түгел, ә киресенчә махсус эшләнгән гамәл буларак бәяли. Андыйлар бик күп. Ә “Одак” кемгәдер ошамаска да мөмкин. Чөнки Русиядә төзелеш эшләре белән шөгыльләнүче бик күп ширкәтләрдә рөхсәт кәгазе булмаган мигрантлар эшли. Бу хәл ширкәткә дә, аларны күзәтеп торучы оешма түрәләренә дә файдага гына. Рәсмиләшмәү ришвәт алган түрәне баета, төзелеш эшләре белән шөгыльләнгән ширкәткә беркадәр акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирә. Эшче өчен төрле салымнар да, рөхсәт кәгазьләре өчен акча да түләп торасы юк.
Билгеле булганча, бүген Төркия белән Русия арасында мөнәсәбәтләрнең иң җылы чагы түгел. Бу хәл дә Русиядәге төрек ширкәтләре эшенә тискәре йогынты ясарга мөмкин ди, кайберәүләр.
“Одак” ширкәте Казанда бик күп корылмаларга үз өлешен кертте. Кекин өен төзекләндерүдә катнашты, Баскетхоллны салды һәм башкалар, һб.
XS
SM
MD
LG