Accessibility links

Пейлин Грузия һәм Украинаның HАТОга әгъза булуын яклый


Фэрбенкс - Ребупликаннар тарафыннан вице президентлыкка намзәт итеп сайланган Сара Пейлин, Грузия һәм Украинаның НАТОга әгъзалыгын яклавын белдерде. Ике атна элек републиканнарның президент нәмзәтe Д trt 9.6926 Normal 0 жон Маккей тарафыннан партия ярдәмчесе итеп сайланган Аласка штат башлыгы Пейлин, мәгълүмат чаралары алдында биргән беренче әңгәмәсендә, "НАТОга әгъза булганнан соң, әгәр Грузиягә Русия тарафыннан кабат хәрби чаларалар башланса, ул чагында сугышка Америкaның да катнашуы ихтимал", дип әйтте.

Пейлин, Американың АBC хәбәр каналына биргән әңгәмәсендә "АКШ Русияне гел күзәтеп турырга тиеш, бер ай элек Грзия хәрбиләренең Русия яклаган Көньяк Осетияда идарәне яңадан урнаштытырга теләгән чакта Русиянең сугыш башлавы "кабул ителгесез" адым иде, дип белдерде.

Пейлин шулай ук АКШ белән Русия арасында яңадан салкын сугыш башламаячак, дип белдерде.

XS
SM
MD
LG