Accessibility links

Кайнар хәбәр

Туймазыларны Казан алкышлады


11 сентябрьдә Казанның Камал театрында Башкортстанның Туймазы театры гастрольләре башланды. Иҗади сәфәрнең ачылышында тамашалар залы тулы иде.

8 ел Казаннан аерылып торганнан соң Башкортстанның Туймазы Татар дәүләт драма театры Камал театры бинасында янәдән гастрольләрен башлап җибәрде. 11 сентябрьдә алар Туфан Миңнуллинның әле Казанда куелмаган “Яшьлек белән очрашу” лирик комедиясен тәкъдим иттеләр. Шушы тантаналы ачылыш көнне аларны Татарстанның мәдәният министрының урынбасары Айрат Җаббаров һәм Камал театрының җитәкчесе Шамил Закиров сәләмләде, иҗади уңышлар теләделәр.
Байсар Ибраһимов җитәкчелегендәге Туймазы театры Казандагы 4 көнлек иҗади сәфәре вакытында Наил Гаетбай пьессасы буенча “Синнән-фатир, миннән-ир” трагикомедиясен тәкъдим итәчәк. Чыгышларын Зөлфәт Хәкимнең “Китәм инде, китәм” драмасы белән түгәрәкләп куячаклар.
Бу көннәрдә 800 урынлы Камал театрына билетлар сатылып беткән, Туймазыларны Казан әйбәт кабул итәргә охшаган.
XS
SM
MD
LG