Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кашаповны яклау пикеты


12 сентябрьдә Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре Рәфис Кашаповны яклап пикет уздырды. Алар шигарьләр тотып Казан кирмәне каршына чыктылар.

“Рәфисны без генә түгел, бөтен татарлар, Ислам дөньясы яклап чыксын иде!”ди, Марат Мөлеков исемендәге Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре. Алар хокук саклау органнырың һәм махсус хезмәтләрнең Чаллы шәһәренең татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Рәфис Кашаповны тынычлыкта калдыруларын , аңа карата ачылган җинаять эшен туктатуны таләп итәләр.
Иҗтимагый үзәк абзый-апалары Казан кирмәне каршында “ Кашаповны динара,
милләтара низаг чыгаруда гаепләү шантаж һәм провакация!” диелгән һәм башка эчтәлектәге шигарьләрне тотканнар иде. Әмма, нигәдер эшкә баручы түрәләр пикетчылар янына килмәде.
XS
SM
MD
LG