Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО башлыгы яклау уңаенан Грузиягә барачак


Рига - НАТО генераль секретаре Яап де Хоор Схеффер, Грузиядәге низагтан соң Грузияне яклау максатында НАТОның 26 ил илчеләре белән бергә Тифлискә рәсми сәфәр кылачагын белдерде. Де Хоор Схеффер сәфәр вакытында узган ай Русия очкычлары тарафыннан бомбаланган Гори шәһәрен дә зиярәт итәчәкләрен белдерде. НАТО генераль секретаре Яап де Хоор Схеффер әлеге сәфәр планы турында бүген Балтыйк илләренең тышкы эшләр министрлары белән очрашуы вакытында сөйләде. Балтыйк илләре вәкилләре бүген НАТО башлыгы белән сөйләшүләр вакытында арткан Грузия низагына каршы борчылуларын телгә алды.
XS
SM
MD
LG