Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:21

Галим, милләтпәрвар Рүзәл Юсуповка – 70 яшь. 90-нчы елларда яуланган бәйсезлекне югалта бару белән килешми ул.

Бүгенге көндә бәйсезлеккә омтылучылар бар һәм алар Татарстан өчен зур үрнәк булырга тиеш, дип белдерә Рүзәл Юсупов. “Мин аңа шатланам. Безнең өчен уңай ягы бар аның. Без киләчәктә аяк терәп сөйләшә алачакбыз. Башта әкренләп фикердән шулай әз-әзләп башлана бит ул”.
Дауладык та, яуладык та
1990-95 елларда Татарстан Югары советы шурасы депутаты, милли мәсьәләләр комиссиясе рәисе булган вакытта суверенитет турында декларация, конституция кабул иткәндә, референдум үткәргәндә, телләр турында канун кабул иткәндә Рүзәл Юсуповка күп эшләргә туры килә.
“Суверенитет мәсьәләсендә без күбрәк дауладык, яуладык. Марат Мөлековлар, Фәүзия Бәйрәмова, Фәндәс Сафиуллин һәм тагын берниичә кеше анда. Мин дәүләт шурасында алар белән бергә булдым”,- дип ул вакытларны искә ала Рүзәл Юсупов.
“Үзебезнең тышкы эшләр министрлыгы булырга тиеш дидек. Армия үк булмаса да, саклану өчен үзебезнең гвардиябез булырга тиеш дип белдердек. Милли мәсьәләр буенча министрлык булырга тиеш дип тә әйттек. Болар республиканың иң кирәкле атрибутлары иде. Бүгенге көндә суверен республиканың хокук саклау оешмалары Мәскәүгә карау бу бит нонсенс”. Хәзер исә Татарстанның үзенеке булган күп оешмаларны Русиянең бер бүлеге дип атап бетерү белән дә килешми ул. Табышны бүлешүгә килгәндә һәм бик күп мәсьәләләрдә яулап алганнарның күбесен бүгенге көндә без югалттык, ди Рүзәл Юсупов.
“Нәрсә инде ул? Безнең хәзерге вакытта нефтедоллардан да күпме генә кала. Ул чорда исә, 70-80% безгә кала иде. Ә хәзер исә күпме- 10-15 ме? Башка, тел мәсьәләсенә килгәндә дә шактый позицияләр китте. Укытуда да, телләр турындагы канунда да әкренләп кире кайтуга таба бара. Без яулап алганнарны югалттык”.
Үз сүземне әйтергә күнектем
Милләт җанлы булу, Татарстанны бәйсез итеп күрергә теләү һәм шуңа омтылгандагы чыгышларын Мәскәүгә ярарага тырышучылар кабул итә алмаган, күрәсең.
“Җитди мәсьәләләрдә принципиальлек бар. Кирәк дип таныганда үз сүземне әйтергә күнектем. Шулай өйрәттем үземне, курыкмыйча”,- ди Рүзәл Юсупов үзенең туры сүзле булуы турында. Туры әйткән- туганына ярамаган дигәндәй, галимне югарыдагылар фикере белән килешмәгән өчен эш урыныннан китергә мәҗбүр итәләр. “Пединститут нигезендә милли университет оештыру теләген яклап чыккан булсам, вазифамны калдырырга мәҗбүр дә итмәсләр иде, бәлки”,- дип искә ала ул ректорлыкның соңгы вакытларын.
Исем үзгәртү генә булды
Татар дәүләт һуманитар педагогия университетының бүгенге хәленә аның үз фикере. “Әлегә мактанырлык бернәрсә дә юк анда. Ул исем үзгәртү генә булды. Кайбер уңай үзгәрешләр булды. Ләкин татар милли, татар һуманитар, татар педагогик дип үзгәртү зур җитәкчеләргә татар милли университеты идеясеннән котылу өчен генә кирәк булды ул. Ул барыбер федераль дәрәҗәдәге педагогика югары уку йорты булып калды. Анда селкенә дә алмыйсың. Уку планнары да, финаслау да Мәскәүдән. Мин ул вакытта ук “пед”ны үзгәртеп булмый дидем”. Рүзәл Юсупов фикеренә күрә, Татарстан үз акчасына төзеп, үз акчасына тоткан вакытта гына чын милли югары уку йорты булырга мөмкин.
Шулай да, бүгенге көндә Татар дәүләт һуманитар педагогия университетында татар рухы бөтенләй үк бетмәгән әле ди, Юсупов. Үз вакытларын хәтеренә төшереп исә, ул чакларда авылдан килгән татар егет һәм кызлары өчен татар төркемнәре булдырылганны, җыр-бию кафедралары ачып бөтен студентларны да сәнгатькә ныклап өйрәтүне искә ала. Рүзәл Юсупов 1986 елдан алып 2002 елга кадәр ректор булып эшли. Бу чорны ул “үзгәрешләр вакыты” дип атый.
Сәүдәдән фәнгә
Яшь вакытта да башта укып алган белеме- сәүдә белгечлеге белән килешми ул. Курган өлкәсендә эшләгән вакытта татар телен яхшы белергә кирәк дигән максат куя. Казан университетының тарих-филолгия факультетын бетерә. Башта радио-телевидениядә эшли, аннан пединститутка аспирантурага килә.
Телдә киткән ялгышларны төзәтүгә үземнән шактый өлеш керттем дип саныйм, ди галим. 300-дән артык мәкалә, 34 китап авторы ул.
Татарстан фәнен таныту башланды
Узган ел Рүзәл Юсуповны Татарстан фәннәр академиясе академигы, вице-президент итеп сайлап куйдылар. Бүгенге көндә Татарстан фәнен дөньяга таныту эшләре башланды. Узган ел бөтен дөньядан татар галимнәре Казанга җыелды, әле яңарак кына Казанда Ислам дөньясы академиясенең чираттагы конференциясе үтте. “Татарстанда узуы һәм Татарстанны күреп-белеп китүләре, бу чарада безнең галимнәр дә катнашу Татарстан фәне өчен бик зур пропаганда бу. Татарстан фәнен тарату өчен галимнәрнең хезмәттәшлеген киңәйтергә тырышабыз. Безнең Азәрбайҗан, Үзбәкстан һәм Казакъстан белән фән өлкәсендә килешү бар. Хәзер менә Украина белән сөйләшүләр бара”,- ди Рүзәл Юсупов.

XS
SM
MD
LG