Accessibility links

Кайнар хәбәр

Композиторлар үз бәйрәменә җыелды


Башкортстанда “Идел-Урал арасында – 2008” дип исемләнгән фестиваль башланган иде.

Аның кысаларында җомга көнне Русия Композиторлар берлеге секретариатының күчмә утырышы булып үтте. Анда музыка дөньясы мәсьәләләре тикшерелде һәм кайбер мөһим карарлар кабул ителде.

Идел буе, Урал һәм Коми республикасы композиторлары музыкасы бәйрәме быел Уфада үтә. 21нче тапкыр оештырылды бу сәнгать чарасы. “Русия музыкасы манзарасы” исемле бөтенроссия музыка фестивале кысаларында үтә ул.

Шушы абруйлы бәйрәмдә катнашу өчен, Уфага Русия Композиторлар берлеге рәисе Владислав Казенин да килде. Әлеге җыр-моң тантанасында Татарстан, Удмуртия, Башкортстан, Чуашстан, Мари Эль, Коми республикаларыннан 50дән артык композитор катнашты. Алар үзләренең соңгы вакытта иҗат иткән иң яхшы әсәрләрен алып килгән.

Татарстан вәкиллегенә республика Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин җитәкчелек итте.
Композиторларның шушындый фестивальләрен хәзер ел саен оештырырга килешенде. Киләсе бәйрәм Коми Республикасында үтәчәк һәм ул балалар музыкасы өлкәсенә караячак.
XS
SM
MD
LG