Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 12:52

Таиландтагы сәнгать бәйрәменә киттеләр


Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры артистлары ерак сәфәргә чыгып ктте.

Бу юлы алар Таиландка юлланды. Башкортстан театры Русиядән барган бердәнбер сәнгать коллективы була. Уфалылар Бангкок шәһәрендә 15-22 сентябрь көннәрендә үтәчәк музыка һәм бию фестивалендә катнаша. Башкортстан опера һәм балет театры бу юлы тулы коллектив белән диярлек чыгыш ясый ерак илдә.

Башкортстанлылар фестивальнең беренче көнендә үк тамашачыларга симфоник оркестрның концертын тәкъдим итәчәк. Аннан соң берничә опера һәм балет белән дә чыгыш ясый алар. Арада “Аида”, “Раймонда” кебек киң билгеле опералар һәм “Щелкунчик” балеты да бар.

XS
SM
MD
LG