Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кушнаренко хакимиятләре йодрыгы каты


Башкортстанның Кушнаренко районында тагын ыгы-зыгы кубып тора.

Бу юлы андагы шау-шу үктәбер аенда җирле советларга депутатлар сайлауга әзерлеккә бәйле. Район хакимиятләре “Бердәм Русия” фиркасендә булмаган башка намзәтләрне хәтта теркәүдән дә баш тарта икән. Бу хакта коммунистлар фиркасе исеменнән депутатлыкка дәгъва итүчеләр белдерде. Алар районда башка фиркаләр вәкилләренә аяк чалу очраклары турында сөйләп, журналистларга матбугат очрашуы да оештырды.

“Юк сәбәпне бар итеп, безне хәтта кандидатлыкка теркәүдән дә баш тарталар”, ди коммунистлар фиркасе әгъзасы Илфир Гәрәев.

Илфир Гәрәев сүзләренчә, район хакимияте башлыгы Сергей Касаткин тарафыннан басым һәр юнәлештә дәвам итә. “Районга Касаткин әфәнде килгәннән соң, икътисад көрчеккә терәлде, кече эшкуарлык белән шөгыльләнүчеләргә бернинди мөмкинлекләр юк. Хакимиятләргә каршы сүз әйтүчеләрне туктаусыз эзәрлекләү бара”, дип белдерә Илфир Гәрәев.

Исегезгә төшерәбез, Кушнаренко районында соңгы ике елда хакимият башлыгы Сергей Касаткинны вазифасыннан бушату өчен, йөзләрчә кеше катнашкан каршылык чаралары – урам җыеннары, пикетлар һәрдаим оештырылып тора. Әмма Касаткин әфәнде генә утта янмас, суда батмас җитәкче булды, дип исәпли район халкы.
XS
SM
MD
LG