Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран вәкиллеге Башкортстанда булды


Иран Ислам республикасының рәсми вәкиллеге Башкортстанда ике көнлек эш сәфәрендә булды.

Иран Ислам республикасының Русиядәге илчесе Голәмреза Ансари җитәкчелек иткән вәкиллек Башкортстанда күп кенә эшлекле очрашуларда катнашты, байтак ширкәтләрдә һәм оешмаларда йөрде.

Иң башта Иран вәкиллеге Башкортстанның тышкы икътисадый бәйләнешләр, сәүдә һәм эшкуарлык министрлыгында очрашуда булды. Шушы министрлык җитәкчесе Борис Колбин, аның урынбасарлары, шулай ук Русия Чит ил эшләре министрлыгының Башкортстандагы вәкиле Зиннур Мәрданов һәм башка рәсми шәхесләр катнашты ул сөйләшүләрдә.

Иран Ислам республикасы илчесе Голәмреза Ансари үз чыгышында Башкортстан белән Иран арасында кайсы тармакларда үзара хезмәттәшлек итеп булу хакында тәфсилле мәгълүматлар бирде. Башкорстанның нефть химиясе, металлургия, машиналар төзелеше, авыл хуҗалыгы тармаклары аеруча кызыксыну уята Иран вәкилләрендә. Нәкъ менә шул юнәлешләрдә үзара файдалы алыш-бирешне көйләп булыр иде, диелде. Шулай ук мәдәни багланышларны арттыру турында да тәгаен фикерләр яңгырады.

Иран вәкилләре Уфадан тыш Стәрлетамак шәһәренә дә барды. Андагы станоклар төзү ширкәтендә һәм башка фирмаларда булу нәтиҗәсендә ике яклы файдалы хезмәттәшлек башлый алу мөмкинлекләре ачыкланды.
Иран Ислам республикасы вәкиллеге Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов һәм башка югары җитәкчеләр белән, шулай ук мөфти Тәлгать Таҗетдин белән дә очрашулар үткәрде.
XS
SM
MD
LG