Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пэйлин: Русиядән күзне алмаска кирәк


Вице-президентлыкка тәкъдим ителгәннән соң беренче зур әңгәмәсендә Сара Пэйлин Грузия белән Украинаны НАТОга алырга һәм Русия белән сугышка әзер булырга чакырды.

Американ президентлыгына республиканнар намзәте Джон Маккейн үзенең урынбасары итеп 5 бала анасы 44 яшьлек Сара Пэйлинны тәкъдим иткәннән соң күпләр моны хата дип атады. Икенче ел гына Аляска губернаторы булып эшләгән Сара ханымның тышкы сәясәттә тәҗрибәсе юк санала. Шуңа күрә аның бу өлкәдә карашларын зур кызыксыну белән көттеләр.

ABC News каналына биргән әңгәмәсендә Пэйлин Грузия белән Украинаны НАТОга алырга чакырды. Бу очракта, әгәр Русия Грузиягә һөҗүм итсә, Кушма Штатлар аны якларга әзер булырга тиеш, диде ул.

Пэйлин ABC News каналына әңгәмә бирә
"Бу килешүдә каралган: әгәр сез НАТО әгъзасы икән һәм башка әгъза илгә һөҗүм ясалса, сез аңа ярдәм итергә тиеш" диде Пайлин.

Русиянең Ерак көнчыгышына якын гына урнашкан Аляска губернаторы узган айда Русиянең Грузиягә басып керүен "мәҗбүри булмаган" гамәл дип атады һәм Кушма Штатлар Грузияне якларга тиеш диде.

"Без Саакашвили белән яхшы мөнәсәбәтләрне дәвам итергә җыенабыз. Бу турыда аның үзенә дә әйттем. – диде Пэйлин. – Һәм без Русиядән күзне алмаска тиеш. Русиянең кечкенә демократик илгә басып керүе кирәкмәгән, кабул ителмәслек гамәл булды."

Пэйлин Русиянең басып керүе алдыннан Грузия көчләренең Көньяк Осетияне контрольгә алу тырышлыгын телгә алмады.

Аляска губернаторы бу әңгәмәсендә, шулай ук, Иранга кагылган кырыс белдерүләр ясады.

Иран президенты Мәхмүт Әмәди Неҗат атом коралына ия булса, бу бар дөнья өчен куркыныч булачак. Чөнки бу корал соңнан террорчылар кулына эләгергә мөмкин. Моны булдырмас өчен, Иранга басым ясарга кирәк, диде Пэйлин.

Әгәр Израиль Иранның атом корылмаларына һөҗүм итергә булса, сез моны хупларсызмы дигән туры сорауга, Пэйлин, без Израиль үзен ничек сакларга тиеш дип фаразлап утыра алмыйбыз, диде. Сорау бирүче ничек кенә тырышса да, бу сорауга туры җавап ала алмады.

Сара Пэйлин вице-президент урынына дәгва иткән беренче республикан хатын-кыз булачак.

4 ноябрьдә үтәчәк сайлауда Маккейн белән Пэйлин демократ намзәтләр Барак Обама белән Джо Байденга каршы көрәшәчәк.

XS
SM
MD
LG