Accessibility links

Кайнар хәбәр

Файдалы «Файда» фондына 10 ел


 Равил хәзрәт Гайнетдин «Рухи бердәмлек» медале белән Адилә Мөслимованы буләкләде
Равил хәзрәт Гайнетдин «Рухи бердәмлек» медале белән Адилә Мөслимованы буләкләде

Үзенең 10 еллыгын билгеләп, ифтар ашы уздырган «Файда» фонды, үзенең иганәчеләренә рәхмәтен белдергән бер мәлдә, үзеннән ярдәм алучылардан да рәхмәт сүзләре ишетте.

Соңгы елларда Рамазан ае керү белән кайбер ширкәт-оешмалар мөселманнар өчен ифтар ашларын уздыруны гадәткә кертә башлады. Русиянең Европа өлеше дини идарәсе каршында 1998 елда оешкан «Файда» фонды үзенең 10 еллыгын билгеләп, шулай ук үзенең хәйриячеләре өчен дә Русиянең мөфтиләр шурасы бинасында ифтар ашы уздырды. 70-тән артык мөселман катнашкан ифтарда, Русиянең Европа өлеше дини идарәсе рәисе һәм Русиянең мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин фондка матди ярдәм күрсәтүчеләрне дини идарәнең дипломнары, шулай ук «Рухи бердәмлек» медале белән бүләкләде.

Хәзер инде ифтар ашларында мөнәҗәтләр дә укыйлар. Ифтар ашы Коръән уку белән башланса, мәҗлес уртасында Наилә Фатыхова Әхмәт Сатар сүзләренә үзе язган «Рамазан» дигән мөнәҗәтне дә башкарды.

Русиянең Европа өлеше дини идарәсе каршында оешкан «Файда» фонды уздырган ифтар ашында 70 тән артык мөселман катнашты
Фонд рәистәшләренең берсе булган Айдар Гаизовка мөрәҗәгатъ итеп, бу фонд нинди максатлар белән төзелгән иде, дип сорадык. Ул, әле 10 ел элек, Равил хәзрәт Гайнетдин тәгъдиме белән бу фондның төрле даирәдә ярдәмгә мохтаҗ булучылар өчен төзелгәне турында әйтте.

«Без инде ун ел эчендә кемнәргә ярдәм күрсәтүебезне әйтеп тә бетерә алмыйбыз. Төрле авыруларга операциягә акча кирәк булганда да безгә киләләр, төрле гарипләргә, бигрәк тә Чечнядан мөрәҗәгатъ иткән аяксыз кулсызларга, ятим балаларга ярдәмнәр күрсәттек», диде Айдар Газизов.
Ә инде иганәчеләр хакында ул, аларның күпчелеге аның дус-танышлары булуын әйтте.
«Аларның мәчеткә йөрергә бәлки вакытлары юктыр, ә менә зәкәт- сәдакалар бирергә мөмкинлекләре дә, теләкләре дә бар. Алар безнең фонд аша күп кешеләргә ярдәм иттеләр», диде.

Равил хәзрәт Гайнетдин «Рухи бердәмлек» медале белән Айдар Газизовны буләкләде
10 ел эчендә «Файда» фонды авыру мохтаҗларга гына ярдәм итеп калмый, мәдәният өлкәсендә дә үзенең өлешен кертергә тырыша. Сабантуйларында, төрле мәдәни чаралар уздырганда да оештыручылар «Файда» фондына мөрәҗәгатъ итми калмый. Айдар Газизовның әйтүенә караганда, алар ярдәм сораучыларның берсен дә буш кул белән җибәрмиләр, күпләп бирә алмасак, гафу үтенеп бирәбез ярдәмне, ди ул.

Айдар Газизов шулай ук «Файда» фонды ярдәме белән Мәскәү өлкәсенең Ногин районы Иске Купавна шәһәрендә дини идарә төзүләрен һәм мәчет итеп салыр өчен йорт алуларын да сөйләде.

Купавна шәһәрендә оешып килүче милли мәдәни мохтәрияткә ярдәм иткәне өчен ифтар мәҗлесендә Мәскәүнең «Шатлык» балалар төркеме җитәкчесе Зәмзәмия Сәһәбетдиновага да диплом тапшырдылар. Ул үз чиратында «Файда» фондының «Шатлык» төркеменә милли киемнәр тектерүдә, фонограммалар яздыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
XS
SM
MD
LG