Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хәрбиләре Горидан китә башлады


Русия хәрбиләре Грузиянең Поти порты һәм башка көнбатыш шәһәрләреннән китә башлады. Моны Грузия һәм Русия рәсмиләре раслады.

Русия эчке эшләр министрлыгы вәкиле Андрей Нестеренко тынычлык хәрбиләре Поти һәм Синакки арасындагы 5 күзләү постыннан китүен әйтте. Хәрбиләрне чыгару 8 сентябрьдә Русия һәм Европа берлеге тарафыннан расланган Русия-грузин низагын җайга салу килешүе нигезендә башкарыла диде, Нестеренко.

Көньяк Осетиягә якын Грузиянең көнчыгыш районнарында, шул исәптән Каралети, Ахалгори һәм Сачхере шәһәрләрендә Русия хәрбиләр - Европа күзәтүчеләре килгәнче калачак.
XS
SM
MD
LG