Accessibility links

Кайнар хәбәр

Клаус Шваб: Татарстан Бөтендөнья икътисад форумы эшчәнлегенә тагын да күбрәк җәлеп ителергә тиеш


Казанга ике көнлек сәфәр белән Бөтендөнья икътисад форумы җитәкчесе Клаус Шваб һәм әлеге халыкара хөкүмәтнеке булмаган оешма вәкилләре килде.

Татар-информ хәбәр итүенчә, кичә кунакларын Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов кабул иткән һәм шулай ук республика икътисад эшлеклеләре белән түгәрәк өстәл узган.

Клаус Шваб Татарстанны әле ачылмаган мәрҗән белән чагыштырып була, әмма форум вәкиллеге республиканың икътисади өлкәдәге үсешенә таң калды, диде. Ул Казанның 2013 елда Универсиада уздыру бәйгесендә җиңүе белән котлады.

Шваб үзенең Татарстанга килүен, республика тагын да күбрәк Бөтендөнья икътисад форумы эшчәнлегенә җәлеп ителергә тиешлеге белән аңлатты.

Бүген Шваб Казан дәүләт университетында булды. Аңа “Казан дәүләт университетының мактаулы докторы” дипломы бирелде.
XS
SM
MD
LG