Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШта һаләкәттә 17ләп кеше үлгән


Кушма Штатарлар тимер юлында булган һаләкәттә соңгы мәгълүматларга караганда 17 кеше үлгән, 135 кеше төрле җәрәхәтләр алган.

Рәсмиләр сүзләренә караганда, Лос-Анжелестан ерак булмаган урында кешеләрне ташучы поезд тауар поезды белән бәрелгән. Берничә вагон юлыннан чыккан.

Поезда 200ләп кеше булган, бер вагонда янгын чыккан.

Поездларның бәрелү сәбәпләре әлегә билгеле түгел. Һәлакәт урынында коткаручылар һәм янгын сүндерүчеләр эшли.

XS
SM
MD
LG