Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көнбатыш Ярда 4 фәләстыйнлы яраланган


Израиль һәм фәләстыйннәр арасындагы бәрелешләрдә Көнбатыш ярда иң аз дигәндә Фәләстыйн автономиясенең 4 кешесе җәрәхәтләр алган. Бәрелешләр бер фәләстыйнленең Йицхар авылына кереп 9 яшьлек малайга һөҗүм ясавыннан соң башланган. Бу хәлдән соң 150 израильле күрше Фәләстыйн авылына басып керә. Бәрелешләр Израиль тәртип сакчылары көче белән туктатыла.
XS
SM
MD
LG