Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пермьдә һава һәлакәте: кимендә 88 кеше үлгән


Очкыч тимер юл өстенә килеп төшкән
Очкыч тимер юл өстенә килеп төшкән

Корбаннар арасында Чечня сугышында федераль көчләрнең башлыгы, соңрак президент киңәшчесе булган Геннадий Трошев та бар.

Аэрофлот-Nord ширкәтенең Boeing 737 очкычы Мәскәүдән Пермьгә төнге берләрдә юлга чыккан. Ике сәгатьтән, Пермь һава аланына утыру алдыннан якынча 1800 метр югарылыкта радардан юкка чыккан. Соңрак аның калдыклары шәһәр читендә, күпкатлы йортлар башланган урында табыла.

Пермьдә һәлакәткә очраган очкыч Аэрофлот-Норд ширкәтенеке булган

Һәлакәтнең җирле вакыт белән таң атканда булуы сәбәпле, аны үз күзләре белән күрүчеләр күп түгел. Шаһитләр, башта шартлау тавышы ишетелүе, аннары зур ут баганасы күтәрелүе хакында сөйли.

Соңгы мәгълүматка караганда, экипажны да санап очкычка барлыгы 88 кеше булган, шул исәптән 7 бала. Алар барысы да һәлак булган. Русия мәгълүмат чаралары исемлекне бәян итте, аннан күренгәнчә, юлчылар арасында чит ил, аерым алганда, Азәрбайҗан (9), Украина (5), Франция, Швейцария, Латвия, АКШ, Германия, Төркия, Италиия (берәр кеше) ватандашлары да булган.

Һәлак булганнар исемлегендә Русия президентының киңәшчесе Геннадий Трошев та бар. Ул заманында Чечня сугышы барышында андагы федераль көчләрнең башлыгы иде, соңрак президент киңәшчесе буларак урыс казаклары эшләрен алып барды.

Русия хакимяте, һәлакәтнең террор сәбәпле булуын күрсәткән дәлилләр табылмады, моның очкыч моторлары эшләүдән туктау аркасында булуы мөмкин дип белдерә.

Аэрофлот-Nordка кадәр әлеге Boeing 737 очкычын Кытайның Xiamen Airlines ширкәте кулланган булган.

Пермь казасы соңгы ике елда иң зур һава һәлакәте булды. 2006 июлендә Иркутскида 124 кеше һәлак булган иде.

XS
SM
MD
LG