Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пермьдә 15 сентябрь матәм көне игълан ителгән


15 сентябрь һава һәлакәте сәбәпле, Пермьдә матәм көне игълан ителгән. Казада барлыгы 88 кеше үлгән, мәгълүматларга караганда, 3 кеше очкычка соңга калган булган.

“Боинг-737” торак йортлардан читкәрәк очып төшкән һәм Тран-сиб тимер юлына зыян китергән. Хәзер бу юлда бөкеләр барлыкка килгән.

Генераль прокуратура куркынычсызлык тәртипләрен бозу турындагы мәддә нигезендә җинаять эше кузгаткан.

Тикшерү өчен махсус оешкан комиссияне Русия транспорт министры Игорь Левитин җитәкли.

Аэрофлот мәгълүмат хезмәте белдерүенчә, ширкәт һәрбер үлүченең туганнарына якынча 2 миллион сум түлиячәк.
XS
SM
MD
LG