Accessibility links

Кайнар хәбәр

Техаста давылдан зыян күргәннәрне эзләү бара


Американың Техас штатында көчле Айк давылыннан соң эзләү-коткару эшләре бара. Көймәләрдә, боралакларда коткаручылар көчле яңгыр белән җилле давыл сәбәпле суда калган Галвенсон шәһәрендәге кешеләрне эзли.

Күченү турындагы боерыкка карамастан, 140 меңләп кеше үз урыннарында калган булган. Меңләгән йорт су астында калган.

Шулай ук Хьюстон шәһәренә дә зур зыян килгән.

Давыл нәтиҗәсендә Техас һәм Луизианеда ике кеше үлгән.

Кушма Штатлар президенты Джордж Буш Техасны федераль зурлыктагы зыян күрүче штат дип игълан итте. Бу исә әлеге төбәк дәүләт казнасыннан миллионланган доллар ярдәм алачагын аңлата.
XS
SM
MD
LG