Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШның тагын бер банкы банкротка чыкты


АКШтагы зурлык ягыннан 4нче урында торган инвестицияләр бирүче банкларның берсе - Lehman Brothers бурычларын түли алмавы турында игълан итте. Банк күчемсез милек базарындагы кыенлыклар аркасында зур зыян күргән булган. Ул башка банкка сатылу турында сөйләшүләр алып барган, әмма бу да нәтиҗә бирмәгән. Шуннан соң банк банкротлык турында игълан итәргә булган.

Шулай ук, бүген Америка Банкының зур кыенлар кичергән Merrill Lynch инвестицияләр ширкәтен сатып алуы турында билгеле булды.

Бу хәбәрләр дөньядагы акция базарларына һәм долларның кыйммәтенә тискәре тәэсирен ясар дип көтелә.
XS
SM
MD
LG