Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге Грузиягә 200 күзәтүче җибәрергә тели


Бүген Европа Берлеге илләре тышкы эшләр министрлары, Грузиядә 200 халыкара күзәтүчене урнаштыру турында карарны раслар дип көтелә. Алар Абхазия һәм Көньяк Осетия тирәсендә корылган “буфер зоналар”да урнашачак.

Европа Берлеге тышкы эшләр министры Хавиер Солана, күзәтүчеләрнең саны андагы вәзгыятькә карап үзгәрергә мөмкин, дип хәбәр итте.

Халыкара көчләрне урнаштыру турында яклар Европа Берлеге - Русия планы нигезендә килешенгән иде.

XS
SM
MD
LG