Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО вәкилләре Тифлиска килде


НАТО баш секретаре Яап де Хооп Схеффер Грузиягә теләктәшлеген күрсәтер өчен бүген Тифлиска килде. Аның белән бергә Грузиягә НАТОга кергән барлык 26 илнең илчесе дә килде.

Хәбәрләргә караганда, бу сәфәр Русия белән сәяси һәм хәрби низаг башланган мәлгә кадәр планлаштырылган булган.

Бүген Тифлиста Грузиянең оешмага кабул ителүен тикшергән НАТО-Грузия коммиссиясе утырышы үткәрелә.

Русия НАТОның киңәювенә кискен каршы чыга.

НАТО рәсмиләре Грузиядә булганда Русиянең тышкы эшләр министры Көньяк Осетия һәм Абхазиядә булды.
XS
SM
MD
LG