Accessibility links

Кайнар хәбәр

Атом энергиясе идарәсе Ирандагы эшен дәвам итә алмый


БМО тикшерүчеләре, Иранның атом бомбасын ясау турындагы гаепләүләрнең дөреслеген тикшерүне дәвам иттереп булмый, дип белдерде. БМО вәкилләре Иран ягы бу мәсьәләдә хезмәттәшлек итәргә теләми, ди.
Атом Энергиясе Идарәсенең соңгы хисабында, Иран уранны баетуны туктату турындагы таләпләрне күрмәмешкә салышуын дәвам итә, дип белдерелә. Иранның 3,820 центрифугасы бар. Аларның 2 меңе инде урнаштырылган.
Иран вәкилләре, шушы хисап белән танышканнан соң, илнең Атом Энергиясе Идарәсе белән хезмәттәшлекне дәвам итәргә җыенуын белдерде.
XS
SM
MD
LG