Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәйрәмова: татар халкының бу илдә бернинди хокукы юк


Татарстан һәм Башкортстан да үзләренең мөстәкыйльлеккә лаек булуын искәртә башлады. Фәүзия Бәйрәмова 15 октябрь Казанны басып алу көнен бәйсезлек өчен көрәш башлау көненә әйләндерергә чакыра.

Мәскәү Көньяк Осетия белән Абхазиянең бәйсезлеген таныганнан соң, Русия эчендәге кайбер милли республикалар, аерым алганда Татарстан һәм Башкортстан да үзләренең мөстәкыйльлеккә лаек булуын искәртә башлады. Башкорстанның “Күк бүре” башкорт милли оешмасының бәйсезлек таләп итеп махсус белдерү белән чыгуын Русия һәм дөнья басмалары тиз арада бастырып чыгарды. Татарстанда да бу уңайдан бәхәсләр куера һәм татар җәмәгатьчелеге үз сүзен әйтә.

“Татар халкының 456 елга сузылган азатлык көрәшен байрак итеп алып, милләтебезнең бу юлда меңләгән корбаннар биргәнен истә тотып, 1990 елның 30 августында Татарстан Республикасы Парламенты тарафыннан игълан ителгән дәүләт бәйсезлеге Декларациясенә һәм 1992 елның 21 мартында уздырылган референдум нәтиҗәләренә таянып, милләт үзенең бәйсез һәм дәүләтле булырга хаклы икәнлеген игълан итә! Косованың дәүләт бәйсезлеген таныган дөнья җәмәгатьчелеге һәм Абхазия белән Көньяк Осетиянең бәйсезлеген таныган Россия Федерациясе Татарстан Республикасының да дәүләт бәйсезлеген танырга тиешле! Татар халкының үз бәйсез дәүләтендә яшәргә тулы хакы бар! Һәм татарлар кайда гына яшәсәләр дә, дөньяга Татарстанның дәүләт бәйсезлеген тануны сорап мөрәҗәгать итәргә тиешләр!” ди язучы, тарих фәннәре кандидаты, “Иттифак” татар милли бәйсезлек партиясе рәисе һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы Фәүзия Бәйрәмова Хәтер көне уңаеннан Милләткә мөрәҗәгатендә.

Ул якынлашучы хәтер көнен, ягъни 15 октябрьне – бәйсезлек өчен көрәш башлау көненә әйләндерергә чакыра. Фәүзия Бәйрәмова әйтүенчә, Казан алынган көн, татар дәүләтенең юкка чыгуы, шул сәбәпле, милләтнең гасырларга сузылган коллыкка дучар ителүе татар халкының тарихында иң зур фаҗига.

“1552 елның 15 октябре менә шушы олы фаҗигаләргә һәм югалтуларга юл ачты, милләт 456 ел буе үзен басып алучылар кул астында яшәргә мәҗбүр булды, кызганычка каршы, бу колонизация әле һаман дәвам итә. Безнең каһарман бабаларыбыз гасырлар дәвамында югалган татар дәүләтчелеген торгызу өчен канлы көрәшәләр алып барсалар да, Казан артыннан Әстерхан, аннан Себер һәм Кырым ханлыклары кулдан китә, алар Россия җирләре дип игълан ителә. Заманында дистәләгән мөстәкыйль дәүләтләр тоткан, Тын океаннан Кавказ тауларына чаклы җирләрдә идарә иткән бөек татар халкының бүген бер генә мөстәкыйль дәүләте дә юк, ул кайда яшәсә дә, чит милләтләрнең канун һәм тәртипләренә буйсынып яшәргә мәҗбүр”, ди язучы.

Ул Татарстан республикасының чагыштырмача мөстәкыйль булуы, Казандагы татар төсмерләренә алданмаска чакыра. Русия кануннары хакимлек итү сәбәпле, бүген Татарстан бәйсез дәүләт түгел, ә Казан татар шәһәре түгел, ди.

“Инде заманында татар дәүләтләре булган Әстерхан, Себер, Кырым турында әйтеп тә торырлык түгел – алар күптән урыслашып беттеләр инде. Үз бәхетебез һәм бәйсезлегебез өчен көрәшмибез икән, безне – Идел-Урал татарларын да шундый ук юкка чыгу фаҗигасе көтә. Чөнки Россия законнары буенча мәктәпләрдә ана телендә белем алу бетерелә, күп төбәкләрдә мәктәпләрдә балаларга христиан дине укытыла башлады, алга таба милли республикаларны юкка чыгару турында да сүзләр бара”, ди Бәйрәмова.

“Иттифак” рәисе фикеренчә, Казанны басып алу белән, Россия империясе үз алдына илдә яшәүче бар халыкларны, беренче чиратта, татарларны урыслаштырырга һәм христиан диненә кертү максатын куйса да, ул татар халкын ахыргача буйсындыра алмады, дәүләтен бетерсә дә, телен һәм динен юк итә алмады, чөнки милләт гасырлар буе татар булып калу өчен көрәште. Әмма 21 гасырда Россия империясе соңгы көчләрен җыеп тагы татарлар өстенә ябырылды, инде аны милләт буларак юк итү максатын куйды, ди ул

“Бүгенге көндә бөтен Россия буйлап татар мәктәпләре ябыла, булганында татар теле укытылмый, Россия төрмәләре мөселман-татарлар белән тулган, милләттәшләребез радиацияле җирләрдә, атом калдыклары арасында яшәргә мәҗбүр, татар халкының бу илдә бернинди хокукы юк. Мондый шартларда безгә, татарларга, бер генә юл кала – я халыкны бәйсезлек өчен көрәшкә күтәреп, югалган дәүләтебезне яңадан торгызырга, я урыска әйләнеп, милләт буларак яшәүдән туктарга. Без, татарлар, беренче юлны – яшәү, көрәш һәм җиңү юлын сайларга тиешбез, чөнки дөреслек безнең якта!”, ди Бәйрәмова һәм дәүләтне югалткан 15 октябрьне татар дәүләтен торгызу өчен яңа көрәш башланган көн дип игълан итәргә чакыра.

“15 октябрь – Хәтер көнен, Казанны басып алу көнен - бәйсезлек өчен көрәш башлану көненә әйләндерик! Татарлар яшәгән барлык җирләрдә дә дәүләтчелегебезне югалткан көндә яңадан татар дәүләтен торгызу өчен көрәш игълан итеп, мәйданнарга чыгыйк! Үзебезнең барлыгыбызны, бердәмлегебезне күрсәтик, дәүләтле булырга лаек икәнлегебезне дөньяга белдерик! Без бу көнне елап түгел, ирек даулап уздырырга тиеш! Без инде дүрт гасырдан артык еладык, инде күз яшьләребезне сөртеп, тезләнгән җирләребездән торып, үз хокукларыбызны таләп итәр вакыт җитте!”, ди “Иттифак” рәисе Фәүзия Бәйрәмова.

Әйтергә кирәк, бу көннәрдә “Иттифак”ның интернетта үз сәхифәсе дә булдырылды. http://azatlyk-vatan.blogspot.com сәхифәсендә татар халкы язмышы, дөньядагы мөһим хәлләр турында язмалар урын алган.
XS
SM
MD
LG