Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 21:09

Якшәмбе кичендә Камал театры бинасында Туймазы татар драма театрының Казанда гастрольләре тәмамланды.

Зөлфәт Хәкимнең “Китәм инде, китәм” драмасы буенча беренче тапкыр куелган спектальне Татарстанның Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм аның тормыш иптәше Луиза ханым карадылар.

Спектакль башланыр алдыннан премьер-министр урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева Туймазы театры коллективына рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырды.

Заманча куелган спектакль тәмамлангач, сәхнәгә Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән чәчәкләр кәрзине чыгарылды. Республика парламенты җитәкчесе Туймазы театры баш режиссеры Байрас Ибраһимовка һәм театр директора Фирзәт Габидуллинга, башлык артистларга талантлы спектакль иҗат иткән өчен рәхмәт белдерде.

Камаллыларның даими рәвештә Уфада, Мәҗит Гафури исемендәге театрның Казанда чыгыш ясавы, Башкортстан театрларының Татарстан драматурглары һәм режиссерлары белән бергә кызыклы премьералар әзерләве ике республика арасындагы хезмәттәшлекне тагын да югарырак дәрәҗәгә җиткерә.

XS
SM
MD
LG