Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәһәр үзәгендә казармалар кими


1 гыйнварга кадәр, Казанның югары хәрби команда училищесы һәм югары артиллерия команда училищесы берләштерелергә тиеш. Артиллерия училищесы җирендә яшәүчеләр үз тораклары турында борчыла.

Казанда фатир мәсьәләсе дигән сүз ишетелгәч, янә шау-шу, ризасызлык, халыкның төрле шигарьләр күтәреп урамга чыгуы күз алдына килеп баса. Чөнки бер яктан фатир алырга теләп алданучылар, икенче яктан әле дә тузган торакта яшәүчеләр, урамда җыелып, я мәгълүмат чараларыннан чыгышлар ясап, җитәкчелекнең кәефен төшерә. Шушы көннәрдә мондый ризасызлык беледерүче кешеләрнең саннары тагын да артырга мөмкин. Матбугатта Казанның ике хәрби уку йортын – Танк һәм артиллерия училищелары берләшәчәк дигән мәгълүмат таралды. Бу очракта Артиллерия училищесы җимерелгән вакытта, аның җирлегендә яшәүчеләр тораксыз калачак.
Бу уку йортларында әлеге хәбәрнең дөреслеген расладылар. Русия премьер-министры Владимир Путин агымдагы елның 18 августында, илдәге хәрби уку йортлары төзелешен үзгәртеп кору турында карар имзалады. Аның нигезендә 1 гыйнварга кадәр, Казанның югары хәрби команда училищесы һәм югары артиллерия команда училищесы берләштерелергә тиеш. Шушы көннәрдә бу уку йортларына укырга кергән 480 курсантның бергә присяга кабул итүләре дә, берләшүнең дәлиле.
Хәрбиләр бу гамәлне чираттагы боеру дип кабул итәләр. Ә боеруга карата фикер алышулар булырга тиеш түгел, ди алар. Шуңа күрә журналистлар белән дә артык сөйләшмиләр.
Хәрбиләр бу вакыйганы гадәти хәл буларак кабул итсәләр дә, Артиллерия училищесы җирлегендә яшәүчеләр, киләчәктә үз тораклары турында борчыла. Гомере буе әлеге уку йортында эшләгән Сания Аширова, бу хәлләргә мондый мөнәсәбәт белдерде.
“Бу җирне алырга теләүчеләр бар дигән сүз йөри. Шуңа күрә хәзер бу уку йорты ябыла. Без, андагы эшчеләр исә, эш урыныннан китергә тиеш булабыз. Училищелар берләшкәч, яңа уку йортына эшкә күчереләбез. Танк училищесы генералы безнең дә җитәкче була. Танк уку йортында исә ике факультет була, берсендә танкчылар, икенчесендә артиллерия уку йортыннан килүчеләр белем алачак.
Ә таркалган уку йорты урынында исә, чираттагы күңел ачу комплексы ачылачак дигән имеш-мимешләр йөри. Хәзер монда ике йорт калды. Без яшәгән йортны җимерергә дип үлчәп тә йөрделәр, әмма ул аз урын ала, кечкенә, шуңа күрә аны калдырырлар, минемчә. Ә күрше йортны җимерерләр. Училище бинасына килгәндә исә, җимерәчәкләр, диләр. Инде безгә генә калгач ваталар инде. Бу тирәдә “Акчарлак” ресораны да, “Дружба” кинотеатыры да юк ителде инде. Әмма безне җыеп алдагы гамәлләр турында сөйләшү әлегә булмады”, ди Сания Аширова.
Казан югары уку йортларының берләшүенә исә татар җәмәгатьчелегенең исе китми. “Казандагы югары хәрби уку йортлары үз тарихында күп тапкыр исемнәрен алмаштырды. Шуңа күрә алардан барын да көтергә була”, дигән фикерләр дә ишетелде.
Мәсәлән, Казанның югары хәрби команда училищесының, ягъни танк училищесының исеме тарихта 18 тапкыр алмашынган. Әлеге уку йорты җәяүле гаскәр училищесы исеме астында 1866 елда торгызылган. Илле елдан соң ул Беренче мөселман пехота команда мәктәбе була. Әмма халыкта әлеге уку йорты 1963-64 елларда булган исеме Танк училищесы буларак истә калган. Шулай ук тарихта бу уку йортының Чиләбе танк институты филиалы булып торганы да билгеле. Уку йортының бүгенге көндәге исеме исә Казанның югары хәрби команда училищесы.
Әмма Казанның хәрби уку йортлары тарихта нинди генә исемдә булмасын, аларның берләшүе күпләр өчен яңалык.
Артиллерия училищесы урыны күңел ачу комплексы төзер өчен кирәк булса, бер вакыт Танк хәрби мәктәбенең язмышы турында да күңелсез хәбәрләр ишетелә башлаган иде. Янәсе бу уку йорты урынында берничә елдан Универсиада объектлары төзеләчәк. Болай булганда, хәрби мәктәп республика клиник хастаханәсе янына, шәһәр читенә күчереләчәк дигән имеш-мимешләр таралган иде. Рәсми булмаган мәгълүмат чаралары яңа уку йортының проекты да булдырылган инде ди. Әмма бу хакта әлегә мәгълүмат юк.
XS
SM
MD
LG