Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО Грузиядә. Грузия НАТОда булырмы?


НАТО башлыгы артында иминрәкме?
НАТО башлыгы артында иминрәкме?

Тифлиста НАТО шурасы утырышы бара. Альянс җитәкчеләре Грузиягә теләктәшлек белдерә, тик Мәскәү белән дә араларын бозырга теләми.

26 илдән торган НАТО оешмасында бүген Грузиягә карата уртак бер караш юк. Кайбер куәтле әгъзалар, әйтик, Кушма Штатлар, "Әгъзалык гамәлләре планы" дигән документны Тифлискә бүген үк тоттырыр иде. Кайберләре – әйтик, Франция, Германия – һаман уйлана.

Шушы икеләнүне сизеп, Тифлис, ятып калганчы, атып кал, дигәндәй, НАТОга басым ясарга тырыша. Узган җомга президент Саакашвили, әгәр НАТО бу юлы да зәгыйфьлеген күрсәтсә, бу аның ахырының башы булачак, диде.

НАТО шурасының Тифлистәге утырышы Русия белән Грузия арасындагы низагка кадәр үк билгеләнгән иде. Хәзер ул бу низагтан соң Грузиягә теләктәшлек билгесе дип тасвирлана.

Бу, әлбәттә, Мәскәүнең ачуын чыгара. Русиянең НАТОдагы илчесе Дмитрий Рогозин узган атанда альянс җитәкчеләрен Грузиягә бармаска өндәде. "Без НАТО рәсмиләрен Грузиягә барудан тотылып калырга үтенәбез. – диде Рогозин. - Чөнки Грузия җитәкчелеге андый сәфәрләрне шәхсән Саакашвилигә сәяси һәм рухи хуплау итеп кабул итә."

Бу өндәугә карамастан, альянс башлыгы Яап де Хооп Схеффер җитәкләгән төркем дүшәмбедә Тифлискә килде. НАТО шурасы утырышыннан тыш, анда НАТО-Грузия комиссиясе очрашуы да үтәчәк. НАТО илләре вәкилләре Грузия армиясен яңарту мәсьәләсен тикшерәчәк.

Сишәмбедә Схеффер Русия очкычлары утка тоткан Гори шәһәрен барып күрергә җыена.

"Әгъзалык гамәлләре планы" дигән документка килгәндә, декабрь аена кадәр бер карар да кабул ителмәс сыман.

Апрель аенда Бухарестта үткән саммитта Франция белән Германия бу планны Грузия һәм Украинага бирергә әле иртәрәк дигән иде.

Август башында Көньяк Осетиядә булган бәрелешләрдән соң, Грузия рәсмиләре һәм дә кайбер күзәтүчеләр Грузиянең бу документы булган булса, Русия анда басып керергә җөрьәт итмәс иде, дигән фикер белдерде.

Күрәсең, шул фикерләргә җавап итеп, Русия президенты Дмитрий Медведев узган җомга "Валдай" клубы очрашуда Грузиянең "Әгъзалык гамәлләре планы" булган очракта да, Грузиягә һөҗүм итер алдыннан бер мизгел дә икеләнмәгән булыр идем диде. 2008нең 8 августын ул Русиянең 11 сентябре дип атады.

НАТО җитәкчеләре хәзер четерекле хәлдә. Берьяктан, аларның Мәскәү алдында баш иясе килми. Икенче яктан, Мәскәү белән ачыктан-ачык каршылыкка да барырга теләмиләр.

Шуңа күрә, альянс җитәкчеләре бу юлы да, Грузия белән Украинага "Әгъзалык гамәлләре планын" алыр өчен кайбер таләпләрне үтәргә кирәк дигән нәтиҗә ясар сыман. НАТО башлыгы дүшәмбе Тифлистә үткән матбугат очрашуында әйткән сүзләр дә шул фаразга этәрә.

"Авыр вазгыятьтә булуына карамастан, Грузия демократия һәм реформа юлында калыр дип ышанабыз. – диде Схеффер. - Бу кыйммәтләргә тугры калу Грузиянең евро-атлантик берләшүгә таба баруы өчен үтә дә мөһим."
XS
SM
MD
LG