Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шура утырышы узды


Башкортстанның эчке эшләр министрылыгы каршында оешкан җәмәгатьчелек шурасы утырышы булды.

Анда балигъ булмаган балаларның канун бозу торышы тикшерелде. Мәгълүматларга караганда, балалар җинаяте кимүгә бара, шул ук вакытта наркотиклар кулланучы һәм алкоголизм белән авыручы балалар күбәя. Узган елда 45 үсмергә хроник алкоголизм диагнозы куелган. Канун бозулар күп булган мәктәпләрдә мәктәп инспекторы вазыйфасы кертелгән.

Бүген барлыгы шундый 96 инспектор эшли. Эчке эшләр министры Рафаэль Диваев сүзләренә караганда, аларның санын арттыру җирле хакимиятләргә бәйле, чөнки хезмәт хакын аларга урындагы хакимиятләр бүлә. Утырышта мәктәп инспекторлары санын 300гә җиткерү, җинаятьче балаларны хөкем итү өчен махсус мәхкәмәләр оештырыру, балалар адвокаты булдыру мәсъәләләре каралды.
XS
SM
MD
LG