Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Әфлисун" коалициясе яшәүдән туктады


Украинада хакимияттәге “әфлисун коалициясе” таркалды. Бу хакта Югары Раданың җыенында парламент башлыгы Арсений Яценюк белдерде. Коалициягә Юлия Тимошенко блогы һәм президент яклы “Безнең Украина” блогы фракцияләре керә иде. Сентябрь башында Тимошенко җитәкчелегендәге блок һәм “Регионнар фиркасе” президентның вәкаләтләрен чикләүче кануннар кабул итте. Моннан соң, “Безнең Украина” блогы коалициядән чыгуы турында белдерде. Әгәр бер айда парламентта яңа коалиция оештырылмаса, Украинада яңа сайлаулар игълан ителәчәк.
XS
SM
MD
LG