Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 12:00

Шушы көннәрдә мәдәният министрының яңа урынбасары билгеләнде.

Мәдәният министрлыгында социаль-мәдәни эшләр һәм муниципаль идарәләр белән эшләү бүлеген җитәкләүче Гөлшат Нигъмәтуллина министр урынбасары итеп билгеләнде. Аңа кадәр бу урында 8 ел Айрат Җәббаров эшләгән иде. Мәдәният министрлыгы мәгълүматларына караганда, ул киләчәктә дә мәдәният өлкәсендә эшлиячәк.
Шулай ук бу көннәрдә Казан хакимиятенең шәһәрне яшелләндерү һәм су хуҗалыгы башлыгы да алмашынды. Бер ел бу идарә белән җитәкчелек иткән Роза Җәббарова урынына Радик Саттаров билгеләнде. 2002 елда ул Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш академиясен тәмамлаган. 2005 елдан Саттаров шәһәрне яшелләндерү һәм су хуҗалыгында җитәкче урынбасары булып эшли.

XS
SM
MD
LG