Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кемгә иген, кемгә торак


Татарстанда урып җыю эшләре тәмамланды дип игълан ителсә дә, бүгенге көндә республика басуларында игеннең берникадәр өлеше яңгыр астында ята.

Быел Татарстан 6 миллион тонна икмәк җыеп, янә Русиядә алдынгылардан булды. Әмма яңгырлар булмаса, бу сан тагын да артык булыр иде ди белгечләр. Уңыш зур булса да, игенчеләрнең хәлләре моңсу. Чөнки җитәкчелек тарафыннан бер тонна игенне сатып алу бәясе 3500 сумнан 2500 сумга төшерелде.
Берәүләрне игеннәрнең хәле борчыса, җитәкчелекнең күбесен бүгенге көндә торакларда капиталь төзекләндерү эшләренең барышы уйландыра. Чөнки шушы көннәрдә Казанга Русиянең торак комуналь хуҗалыкны төзекләндерүгә ярдәм фонды комиссиясе килергә тора. Ә башкалада йортларны төзекләндерү эшләренең бары тик 52% гына башкарылган. Шуңа күрә хәзер республика җитәкчелеге билгеләнгән вакытка өлгереп, йортларны төзекләндереп бетерергә тырыша.
XS
SM
MD
LG