Accessibility links

Кайнар хәбәр

Схеффер : НАТО киңәюен дәвам итәчәк


НАТО баш секретаре Яап де Хооп Схеффер Альянс, Русиянең каршы килүенә карамастан, киңәюен дәвам итәчәк, дип белдерде. Бүген Тифлиста ясаган чыгышында ул, НАТОга ишек "һәрвакыт ачык", дип әйткән.

НАТО башлыгы Грузиягә ике көнлек рәсми сәфәргә килгән иде. Тифлиста шулай ук Грузиянең оешмага кабул ителү мөмкинлекләрен тикшергән НАТО-Грузия комиссиясе утырышы булды. Схеффер илнең НАТОга кайчан кабул ителүе турында төгәл мәгълүмат бирмәде.
XS
SM
MD
LG