Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмәдә “Татарлар” эше карала


Югары мәхкәмәдә “Татарлар” җинаять төркеменең 29 әгъзасына җинаять карары укыла башлады.

Шушы көннәрдә Татарстанның югары мәхкәмәсе Чаллының “48 комплекс” җинаят төркеменең 15 әгъзасына җәза чыгарды. Алар кеше үтерүдә, кеше һәм милек урлауда, хокуксыз корал саклауда гаепләнә. Алар – Рамил Сәлимов, Олег Табаков, Сергей һәм Андрей Чаплыгиннар һәм башкалар. Иң каты җәза - 23 ел төрмә Чесноковка бирелгән. Калганнар 10 елдан башлап 18 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителгән.
Шулай ук бу көннәрдә югары мәхкәмәдә “Татарлар” җинаять төркеменең 29 әгъзасына җинаять карары укыла башлады. Бу төркем узган ел кышында сак астына алынган иде. Ул вакытта кайбер милләтпәрвәрләр, бу төркемнең исеме “Татарлар” дип аталырга тиеш түгел, дип ризасызлык та белдергән иде. Әмма җәмәгатьчелек аны хупламады.
XS
SM
MD
LG