Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья буйлап Үзәк банклар финанс базарларны коткарырга тырыша


АКШның Федераль Резерв системасы, ягъни АКШ Үзәк Банкы финанс базарларга ярдәм итү өчен 50 миллиард доллар бүлеп бирде. Нью Йоркның Федерал Резерв банкы бу хактагы белдерүне, Lehmаn Brothers илдәге иң зур 4 банкларның берсе, бурычларын түли алмавы турында белдергәннән соң бер көн үтүгә ясады.
Үзәк банк, дүшәмбедә 70 миллиард долларны базарларга чыгарды инде. Элегрәк, Европаның Үзәк Банкы да финанс базарларны төшүдән саклау өчен 70 миллиард евро бүлеп бирде. Дөнья буйлап, башка үзәк банклар да илләренең финанс базарларын сакларга тырышты. Бүген Русия биржаларында индекслар 10 % күбрәк дәрәҗәгә төште, шуңа сәүдә вакытлыча туктатылып торды.
Русия финанс министры, Алексей Кудрин , бу Русия базарларындагы вакытлы хәл, системалы түгел, бу дөньядагы финанс кризисның тәэсире генә, дип әйтте. Ул шулай ук, Русия хакимиятләре һәм Үзәк Банкы туган хәлне йөмшартырга тырыша, дип хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG