Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада "әфлисун" коалициясе таралды


Ющенко белән Тимошенко хәзер алай якын түгел
Ющенко белән Тимошенко хәзер алай якын түгел

Заманында бергәләп "әфлисун" инкыйлабы оештырган Виктор Ющенко белән Юлия Тимошенко хәзер көндәш булдылар.

"Әфлисун" коалициясе таралу хәбәрен Югары Радада парламент рәисе Арсений Яценюк игълан итте. Кем өчендер бу күптән көтелгән булса, минем өчен – бик тә үкенечле, диде ул. Яценюк Радага президент тарафлы Безнең Украина блогыннан сайланган иде.

Төбәкләр партиясе башлыгы Виктор Янукович, киресенчә, бу хәбәргә куаныун белдерде. "Арба баткакка кереп батты. - диде Янукович. - Чынбарлыкта беркайчан да булмаган, демократик дип аталган коалиция чык сыман юкка чыкты."

Кыска гомерле "никах"

Бу таркалу Украинада соңгы 4 ел дәвам иткән хакимият өчен тарткалашның чираттагы күренеше булды. 2004 елда бергәләп "әфлисун" инкыйлабын оештырган Виктор Ющенко белән Юлия Тимошенко бер кавышып, бер аерылышып, ахыр чиктә сәяси көндәшкә әйләнделәр.

Аларның соңгы "никахлары" узган елның 30 сентябрендә булган иде. Президент Ющенконың “Безнең Украина” блогы парламентта премьер Тимошенко блогы белән коалиция төзеде. 9 ай да үтмәде, "никах" бозылды.

Бу юлы бәхәс үзәгендә Украина кем белән дус булырга тиеш - Русия беләнме, Көнбатыш беләнме, дигән сорау торды.

Европа Берлегенә һәм НАТОга керү тарафдары булган Ющенко август аенда Русия гаскәрләре Грузиягә басып кергәч, Мәскәүгә кискен тәнкыйть белдерде.

Тимошенко, киресенчә, тавыш чыгармады. Ющенко аны 2010 елда үтәсе президент сайлавы алдыннан Кремльнең күңелен күрү тырышлыгында гаепләде.

Президентлык өчен көрәшме?

Тимошенко үзенең президент булу теләген яшерми. Ющенко да урынын саклап калырга тырышыр дип көтелә. Белгечләр фикеренчә, бу көндәшлек аркасында хөкүмәт көрчеккә терәлергә мөмкин.

"Коалициянең таралу хәбәре - президентлык өчен көрәшне искә алганда - Украина 18 айга көрчеккә терәлә дигәнне аңлата. – ди Варшаудагы Халыкара бәйләнешләр үзәге башлыгы Эужениус Смолар. – Бу Украина өчен һәм аның Европа Берлеге һәм НАТО белән хезмәттәшлеге өчен бик начар хәбәр."

Ющенко һәм башка рәсмиләр тырышуына карамастан, Украинаның Көнбатыш белән якынаю эшләре әлегә сүлпән бара.

Узган атнада Европа Берлеге бу якынаюга хуплау белдерсә дә, киләчәккә бернинди конкрет вәгъдә бирмәде.

НАТО оешмасы да апрель саммитында Украина белән Грузиягә "Әгъзалык гамәлләре планын" бирергә әле иртә дигән карарга килде.

Көндәшлек булганда Кремль кирәкми

Украинаның яңа коалиция төзү өчен хәзер 30 көн вакыты бар. Юк исә президент яңа сайлаулар игълан итә ала.

Хәзер Киевта яңа коалициягә нинди көчләр керер дигән сатулашулар башланды. "Әфлисун" коалиция кабат берләшеп карарга мөмкин диючеләр бар.

Украинадагы хәлләрне күптән күзәтеп барган Смолар моңа ышанмый һәм "әфлисун" инкыйлабы турында онытырга тәкъдим итә.

Украинада килеп туган вазгыят өчен ул тулысынча Ющенко белән Тимошенконы гаепли. Алар арасындагы көндәшлек булганда, - ди белгеч, - Көнбатышка таба барган Украинага абыну өчен Кремльнең аяк чалуы кирәк түгел.

XS
SM
MD
LG