Accessibility links

Кайнар хәбәр

Телдә чәчәк аткан Русия, чынлыкта...?


Русиялеләр рәсмиләрнең безнең илдә барысы да яхшы, киләчәктә тагын да шәбрәк булачак, дигән сүзләренә ышанып сөенә. Хәтта моңа бернинди нигез булмаса да.

Бүген 24% халык үз белгечлегендәге яхшы эш таба алуына ышана. Левада үзәге исә 3 ел элек бу сан 10% азрак иде, ди. Әмма шул ук вакытта сораштыру уздырылган халыкның 69% эш табуда кыенлыклар булырга мөмкинлеген искәрткән.

“Чынлыкта эш эзли башлап хезмәт хакының никадәр булырга тиешлеген һәм шартларның туры килүен максат итеп куйгач, эш табуның җиңел булмаганын аңлыйсың. Һәм хезмәт урыны табу өчен берничә айлап вакыт китә”, ди Казанда эш эзләүче журналист белгечлегенә ия Гөлнара Хаҗиева.

Ул Русиядә хезмәт урыннары күп дип әйтелсә дә, чынлыкта эшче куллар, кибетчеләр генә таләп ителә, ди.

“Хәзер акча түләп булса да югары белем алырга була, әмма эш табуы авыр. Шуңа күпләр төрле хезмәт урынына барырга ризалаша”, ди Казанның педагогика университетында юридик белгечлеген алган Леонид Соколов.

Ул күптән түгел Прагага күченеп бер ширкәтнең складында эшли башлаган. Соколов сүзләренә караганда, аның чит илгә килүенең төп максаты акча эшләү түгел, ә Чехия башкаласы белән танышу булган. Әмма кире Татарстанга кайтачагын ул әле өздереп әйтми.

“Минем белән югары уку йортын тәмамлаучылар арасында укытучы булып бер-ике кеше генә эшли, чөнки хезмәт хакы түбән. Күбесе милициягә эшкә китә - аның перспективасы бар. Моннан тыш махкәмәгә төрле эшкә урнашалар, мисал өчен секретарь булып”, ди Соколов.

Мәскәү җитәкчелеге хәзер яшьләрне илдә калдыру өчен төрле программалар уйлап таба. Гомумән, якын киләчәктә Русия чәчәк атачак дигән сәясәт алга сөрелә. Психолог Ольга Маховская моның өчен нигез булмаса да, халык ышана, ди һәм пропаганданың тәэсире нык булуын әйтә.

“Җитәкчеләр иң яхшы илдә яшибез, киләчәгебез дә искиткеч булачак, иң әйбәт спортчылар да бездә, Русия аякка баса башлады дип тәкрарлый. Һәм бу инде ике ел дәвам итә. Шуңа ышанып кешеләр чыннан да бик үк начар яшәмибез бит әле, иртәгә әле тагын да яхшырак яши башларбыз дип исәпли”, ди Маховская.

Ул соңгы вакытта русиялеләрнең күпчелеге үз эш урыннарын алмаштырмый, әмма шул ук вакытта гаиләсен туендыру өчен өстәмә тагын кайдадыр эшләргә мәҗбүр булуын әйтә. Һәм шул сәбәпле халык тырышып эшләсәң чыннан да әйбәт яшәп була икән дип алдана, ди.

Ләкин җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге сораштырулары күрсәткәнчә, акча булмау сәбәпле, быел 62% халык җәйге ялында бер кайда да бара алмаган. Әлеге халыкның яртысы (31%) җәйге ялын хуҗалык мәшәкатьләре белән өйдә уздырса, калган яртысы бөтенләй ял итеп тормаган.

Чит илгә түгел, хәтта күрше шәһәргә баруны да күпләр бәхет дип саный. Ә Русиянең кара диңгез буенда ял итү инде хыялга гына әйләнә бара. Мисал өчен, быел анда бары 7% халык кына ял итә алган. Күпләр ялларын үз бакча йортларында уздырган.

Җәмәмгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге белдерүенчә, хезмәт хакы югары булган кешеләр үз ялларыннан канәгать. Әмма аларның саны бик аз. Барлыгы 33% русияле быел үз теләгән җиренә ял итәргә бара алмаган.

Психолог Маховская фикеренчә, очын-очка ялгап яшәүдән туйган канәгатьсезләр саны Русиядә шактый. Бары пропаганданың тәэсире нәтиҗәсендә генә халыкта бераз оптимизм уяна.
XS
SM
MD
LG