Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Арктика өчен 2020 елга кадәр эш планын төзи


Иминлек Шурасы Русиянең Арктикадагы дәүләт сәясәте нигезләрен раслады. Чаралар планы 2020 елга кадәр төзелгән. Русия президенты Дмитрий Медведев, Шура утырышында чыгыш ясаганда, Арктика 21нче гасырда Русия өчен ресурслар чыганагы булыр, дип белдергән.

Бу төбәкнең үсеше Русиянең проблемаларын хәл итәргә, көндәшлек итү мөмкинлекләрен үстерергә ярдәм итәчәк, дип әйткән Медведев.
Белгечләрнең әйтүенә караганда, Төньяк океан төбендә, әле чыгарыла башланмаган бөтен нефтьнең биштән бер өлеше булырга мөмкин. Шушы нефть ятмаларына кимендә 6 дәүләт дәгъва итә. Алар арасында Русиядән кала, АКШ, Исландия, Канада, Норвегия һәм Дания да бар.
XS
SM
MD
LG