Accessibility links

Сәяхәткә акча юк


Русия халкы ел тирәли ялсыз эшләргә инде ияләшеп килә. Акчасыз калудан куркып күпләр җәйге ялдан баш тарта. Баш тартмаганнары кызу шәһәрдә яки бакча йортларында кыяр-помидор тозлап уздыра.

Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге сораштырулары күрсәткәнчә, акча булмау сәбәпле, быел 62% халык җәйге ялында бер кайда да бара алмаган. Әлеге халыкның яртысы (31%) җәйге ялын хуҗалык мәшәкатьләре белән өйдә уздырса, калган яртысы бөтенләй ял итеп тормаган. Чөнки күпмедер ял ялган арада да керемсез калу үзен нык сиздерә.

Сентябрь аенда Русиянең 13 төбәгендә уздырган сораштыруда барлыгы 1600 кеше катнашкан. Әгәр 3 ел элек финанс сәбәпләр аркылы ял итә алмаучылар 21% булса (һәр сораштырган кешенең бишесе), быел исә инде русиялеләрнең һәр өченчесе акча булмау аркасында ял итә алмауларын әйткән.

Шул ук вакытта төрле төбәкләр белән чагыштырганда, башкалада яшәүчеләр ял өчен күбрәк акча тоткан. Бу аларның керемнәре зуррак булу белән аңлатыладыр мөгаен. Чөнки Мәскәүдәге хезмәт хакы башка төбәк шәһәрләре белән чагыштырганда берничә тапкырга югарырак булуы һәркемгә мәгълүм. Һәм бу ял өчен тоткан акчада да сизелә. Әгәр мәскәүлеләр һәм питерлылар бер кеше башына исәпләгәндә уртача 22 мең 259 сум туздырса, башка төбәкләрдә ул - 16 мең 566 сум. Һәм бу сан узган елдан әлләни аерылмый. Чөнки 2007 елны русиялеләр ял өчен 15 мең 496 сум тоткан.

Әмма ни генә булмасын 61% халык үзләренең җәйге ялларыннан канәгать калуын әйткән. Моннан 3 ел элек аларның саны азрак иде (46%). Аеруча да керемнәре югары булган кешеләр яхшы ял итүләрен искәрткән.

Ләкин яшьрәкләр арасында өлкәннәргә караганда, үз ялларыннан канәгать булмаучылар күбрәк булуы ачыкланган. Бу мөгаен ихтыяҗ белән дә бәйледереп. Чөнки өлкәнрәкләр ялларын бакча йортларнда уздыруын кулайрак күрә.
Яшьләр исә үз теләгән җирләрендә ял итә алмауга канәгатьсезлек белдергән. Мисал өчен 18-24 яшьлекләр арасында бу сан - 44% булса, 60 яшьлек һәм аннан олыраклар да – 30%. Шул ук вакытта 35-44 яшьлек русиялеләрнең һәр унынчысы ял вакытының бик кыска булуы сәбәпле, теләгәнчә ял итә алмауларын әйткән.

Күпләр ялларын (14% ) үз бакча йортларында уздырган. Алар арасында яшьләр дә күп. Мисал өчен 18-24 яшьлекләрнең һәр бишенчесе үз бакчаларында булган.

Шул ук вакытта яшьләрнең күбесе диңгез ярында ял итә алмаса да, Русиянең башка шәһәрләренә сәяхәт итүен әйткән. Гомумән, 10% халык үз ялларын күрше шәһәр-авылларында уздырган. Русиянең кара диңгез ярында да быел бары 7% халык кына ял итә алган. Барлыгы 33% русияле быел үз теләгән җиренә бара алмавын белдергән. Аеруча да өлкәннәр (42%) җәйге ялга акчалары булмавын әйткән.
XS
SM
MD
LG