Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү Көньяк Осетия һәм Абхазияне сакларга вәгъдә итә


Русия президенты Дмитрий Медведев, Абзия һәм Көньяк Осетиядә иминлекне саклау - илнең төп максатларының берсе, дип белдерде. “Мәскәү Грузия агрессиясенең кабатлануына юл куймас”, диде Медведев. Бу хакта ул шушы ике төбәк белән дуслык һәм хезмәттәшлек килешүен имзалагач әйтте.

Шушы документлар Русиягә Көньяк Осетия һәм Абхазиядә хәрби базалар төзергә һәм чикләрне бергә сакларга хокук бирә. Шушы килешүләрне Дмитрий Медведев, Эдуард Кокойты һәм Сергей Багапш имзалады. Киләчәктә, өстәмә килешүләр төзелү мөмкинлеге карала. Шул исәптән бер юлы ике ил ватандашлыгын йөртү хокукы турында да.
XS
SM
MD
LG