Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарлар Төркмәнстан ишеген ачармы?


Алберт Борһанов
Алберт Борһанов

Төркмәнстанның Ашгабат шәһәрендә борынгы Дехистан өлкәсенең тарихына багышланган халыкара фәнни конференция үтте. Анда булып кайткан Алберт Борһанов Татарстан һәм Төркмәнстанның уңышлы элемтәләренә ышана.

Соңгы вакытта Татарстан һәм Төркмәнстан арасында элемтәләр киңәя башлады. Ел башында Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстан белән Татарстан арасында икътисадый-мәдәни мөнәсәбәтләрне ныгытып кайтты. Июнь аенда исә Төркмәнстан президенты Гурбангулы Бердымөхәммәтов Казанга килде. Төркмәнстан президенты сәфәр кысаларында республика башлыгы Миңтимер Шәймиев белән очрашып, Төркмәнстан белән Татарстан арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни элемтәләрне ныгытуга юнәлдерелгән килешү имзаладылар.

Әле шушы арада гына Татар дәүләт гуманитар-педагогия университеты профессоры, тарих һәм этноархиология кафедрасы мөдире Алберт Борһанов белән мәгариф һәм фән министрының урынбасары Вадим Хоменкога Төркмәнстанга барып кайтты.
Советлар берлеге таркалганга кадәр Алберт Борһанов Төркмәнстанда яшәгән. Хәзер дә Татарстан һәм Төркмәнстан арасында инсаният бәйләнешләрен ныгыту, икътисадый хезмәттәшлекне үстерү өчен тырыша. Соңгы сәфәренең максатлары турында Алберт Борһанов болай диде:
Конференөиядә катнашучыларны Дехистан тыюлыгында каршы алу


“Каспий диңгезеннән ерак түгел, Төркмәнстанның көньяк ярларында Дехистан дигән борынга өлкә булган. Бүгенге көндә анда

кешеләрнең 3000 меңгә якын борынгы яшәү урыннары билгеле. Шушы өлкәнең тарихы турында Ашгабат шәһәрендә конференция үтте. Монда 20 дәүләттән төрле галимнәр катнашты.

Беренче көнне конференцияне Төркмәнстанның “Мирас” милли мәдәният үзәге җитәкчесе академик Аннакорбан Аширов ачып җибәрде. Ул Төркмәнстан президентының мөрәҗәгатен укыды.

Шулай ук монда миңа да чыгыш ясарга туры килде. Үземнең докладымда мин Дехистанда тарихи ядькәрләрен өйрәнү, саклау проблемалары турында сөйләдем. Чөнки мин студент елларында ул шәһәрдә казу эшләрендә катнашкан идем. Һәм әлеге темага диплом эше дә яздым.

Чыгышымда бу истәлекләр турында гына түгел, ә Татарстан һәм Төркмәнстанның элекке, бүгенге элемтәләре турында да сөйләдем. Әйтергә кирәк, алар арасында бик күп уртаклык та бар. Татарстан һәм Төркмәнстан музейлар, тыюлыклар иле дип әйтерә бкла. Әйтик, Совет заманында Татарстанда бер генә тыюлык – “Болгар” бар иде. Ә Төркмәнстанда - “Ниса”. Татарстанның суверенитеты вакытанда һәм Төркмәнстанның бәйсезлеге заманында бик күп музейлар, тыюлыклар ачылды”, ди Алберт Борһанов.

Әйтергә кирәк, Татарстан белән Төркмәнстан икътисади яссылыкта гына түгел, ә мәгариф һәм мәдәният өлкәләрендә дә тыгыз элемтәләр урнаштыра. Татарстанлыларның Төркмәнстандагы соңгы сәфәрендә бу турыда сүз булган.

Дехистан тыюлыгы
“Без Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгының кушуы белән Төркмәнстанның мәгариф министрлыгына да кереп чыктык. Монда сүз Татарстан югары белем алучы студентлар турында барды. Чөнки бу өлкәдә проблемалар да бар. Чөнки Төркмәнстанда укучылар 9 класс белем генә ала. Ә Татарстанда югары мәктәпкә керер өчен 11 класслык белем кирәк.

Хәзер без бу проблеманы чишергә тырышабыз. Әйтик, укучылар уку йортына кергәнче әзерлек курсларын тәмамларга мөмкиннәр. Быел Төркмәнстаннан 40-ка якын студент Татарстан югары уку йортларына керде. Мәгарифтән кала, алга таба ике арада фән өлкәсендә хезмәттәшлек булачак”, ди Алберт Борхһанов.

“Чөнки күпмедер вакыт эшләмичә торган Төркмәнстанның фәннәр академиясе яңа президент килгәч, кабат ачылырга тора. Бу эштә дә алар Татарстан галимнәреннән ярдәм көтә. Шулай итеп, ике арада тарих, архиология һәм башка фәннәр буенча элемтә төзеләчәк”, диде профессор.

Төркмәнстан юлларында “КамАЗ” машиналары элдерә
Борһанов әйтүенә караганда, Төркмәнстанда “КамАЗ” машиналарын һәм "Рубин" футбол командасын аеруча яхшы таныйлар. Төркмәнстан президенты Татарстандагы соңгы сәфәре вакытында да “КамАЗ” машиналары белән аеруча кызыксынды. Төркмәнстанның күп кенә төзелешләрендә Татарстан машиналары эшли икән.

Борһанов, алга таба Татарстан һәм Төркмәнстан арасында икътисад, мәдәният, фән, мәгариф өлкәсендә уңышлы хезмәттәшлегенә ышана.

XS
SM
MD
LG