Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 15:45

81 метр биеклегендә ике манаралы 10 мең кеше сыйдырышлы Мәскәүнең яңа мәчете 2009 елга төзелеп бетәр дип көтелә. Мәчет татар нәкыше һәм бизәлеше белән төзеләчәк.

Мәскәүдә “Татар мәчете” дип исем алган, Җәмигъ мәчетенең яңа бинасы 2009 елда төгәлләнәчәк дип көтелә. Төзелеш планында ул 2008 елда ук төгәлләнергә тиеш иде. Ә инде төзелеш башында дини идарәдә очрашу уздырган Мәскәү мэры Юрий Лужков хәтта 2007 елның шәһәр көненә әзер булачак, дип вәгъдә иткән иде. Ләкин, төзелеш өчен матди як иркен булганда да, күп төрле мәшәкатъләр аның гамәлгә керүен кичектереп килә. Бу хакта Русиянең Европа өлеше дини идарәсе, Русиянең мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, зур максатлар куелган бу төзелештә, андый гына мәшәкатъләрне гадәти хәл, дип саный.

“Ул вакытта Юрий Лужков үзе дә белмәде бу урынның никадәр катлаулы икәнлеген. Без үзебез дә аны документлар белән йөри башлагач кына аңладык. Ләкин мин Аллаһыга мең-мең рәхмәтләремне белдерәм. Әлбәттә мәчет авыр урында төзелә. Электр подстанцияләрен чыгарырга, Неглинка елгасының суларын күчерергә кирәк булды.

Җитмәсә Русиянең беренче канал телевидениесе дә шул тирәдән җир алырга ниятләгән булган. Шәһәр хөкүмәте үзе каршы килмәсә дә, түбәнрәктә эшләүчеләр бик күп комачаулык китерделәр. Электр кабелләрен тоташтырулар мәшәкате безнең төзелешнең җитезлеген киметә, чөнки көненә бер генә кабель тоташтыралар. Ә инде алар анда 50 данә”, ди Равил Гайнетдин.
Мәчет манаралары Мәскәүнең төрле почмакларыннан күренәчәк


“Хәзер инде мәчет манаралары 47 метрга күтәрелде. Тагын 38 метр төзисе бар. Ул 81 метрлы булачак дип өмет итәбез. Мәчет манаралары Мәскәүнең теләсә кайсы почмагыннан күренеп торачак. Без бу мәчетне берничә елга дип кенә түгел, йөзләрчә еллар торырлык итеп, җиренә җиткереп төзибез. Һәм без аны тарихта татар мәчете итеп калдырырга телибез. Мәчетнең барлык бизәлеш, төзелештә татар үрнәге, татар бизәлеше чалымнары булырга тиеш”, ди Равил хәзрәт.

Хәзрәт сүзләренә караганда, манара Сөембикә манарасына охшатып эшләнәчәк. Шулай ук барлык бизәлешләрдә дә татар милли бизәлеш үрнәкләре булачак.

“Миңа бизәлеш ягыннан тәкъдим ясаучылар бик күп. Ләкин бу мәчет мәгъриби дә, төрки дә, ирани дә булмаячак. Бу мәчет барысыннан да Русия мәчете буларак аерылып торачак. Ә инде Русиягә исламны беренче татарлар китергән. Димәк, мәчет тә татар архитектура шәкелендә төзелергә тиеш, диде Равил Гайнетдин.

XS
SM
MD
LG